Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА! марафоны җиңүчеләрен бүләкләдек

Укучылар белән элемтәләрне ныгыту максатыннан «Сабантуй» журналы үзенең социаль челтәрләрендә төрледән-төрле марафоннар үткәрә. Үсеп килүче буын – балаларда үткәнебезгә, тарихка кызыксыну, музейларга йөрүне арттыру нисбәтеннән редакция Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» дип исемләнгән марафон игълан иткән иде. 8 июль көнне марафон җиңүчеләре Татарстан Республикасы Милли музеена җыелды.

Марафон кысаларында катнашучы балаларга музейлар белән бәйле  мавыктыргыч биремнәр  бирелде. Алар музейларга барып, барысын да үтәргә тиеш булдылар. Әйтик, үзләре яшәгән төбәк яки шәһәрдәге музей белән таныштырырга, С.Сәйдәшев музеенда композиторның сакланып калган  шәхси   рояле рәсемен яисә, Каюм Насыйри музее белән танышканнан соң, шифалы үләннәрдән плакат ясарга, Милли музейда сакланучы Әби-патша Екатерина IIнең каретасы турында әкият язарга тиеш иделәр. Хәтта Татар китабы йортында сакланучы китаплар белән танышканнан соң, укучылар үз китапларын да ясады. Биш биремне җиренә җиткереп, оста итеп башкаручыларга Милли музей буенча экскурсия үткәрелде.

Марафонда Арча районы Мөмдәш авылы мәктәбеннән бер юлы 6 бала катнашкан. Укытучылары Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы мондый марафоннарның кирәклеген ассызыклап, рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Мондый марафоннар бала белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җанландырып җибәрә. Марафонда катнашып, биремнәрне бала әнисе  ярдәме белән башкара. Марафонга әзерләнү вакытында балалар белемнәрен арттырдылар, эзләнделәр, кызыксындылар...  Моннан тыш, балаларның кайбер сәләтләре ачылды. Берсе рәсем ясарга остарып китсә, икенчесе  беренче тапкыр әкият язып карады. Балаларның сәләтләрен ачуда, тарихыбызга кызыксыну уятуда ярдәм күрсәтүегез өчен сезгә әти-әниләр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез,” – диде Алсу Рәхмәтуллина.  

Марафонда җиңүчеләр исемлеге:

1. Шәфигуллина Азалия

Җитәкчесе: Җиһаншина Алинә Фанис кызы

 

2. Ильясова Ралинә

Җитәкчесе: Шәрәфуллина Гөлфия Фәрит кызы

 

3. Самат, Сәйдә, Данир Галимҗановлар

Җитәкчесе: Галимҗанова Гөлназ Фәһим кызы

 

4. Төхвәтуллина Зәринә

Җитәкчесе: Төхвәтуллина Гөлназ

 

5. Рәхмәтуллина Нурзиля

Җитәкчесе: Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы

 

6. Хәйретдинова Алисә

Җитәкчесе: Хәйретдинова Альбина Илгиз кызы

 

7. Илүс белән Дилүс Хөсәйновлар

Җитәкчеләре: Хөсәйнова Зилә Фәргать кызы

 

8. Фирдүс белән Фидәрис Әхмәтшиннар

Җитәкчеләре: Зиннәтуллина Филсинә Таһир кызы

 

        

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев