“Әнием турында сүзем”
Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 4 “Г” сыйныфы укучылары.
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз! Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Әни... Әнкәй...нинди җылы һәм йөрәккә якын бу сүз! Әни һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Әни гомеребезнең беренче көннәреннән үк безнең белән. Аның куллары- иң назлы, тавышы-иң кадерле, күзләре-иң ягымлы. Ул безне беренче адымнарга, беренче сүзләргә, беренче тормыш дәресләренә өйрәтә. Әни, безгә авыр, моңсу яки куркыныч булганда, һәрвакытянәшәдә.
Ана мәхәббәте чиксез. Ул арыганлыкны белми һәм алмашка бернәрсә дә сорамый.
“Җәннәт- аналарның аяк астында”- диләр. Әйе, дөрестән дә шулай. Әни балаларының бәхете өчен үзенең йокысын, сәламәтлеген, вакытын корбан итергә әзер.
Без, әни белән үткәргән һәр минутның кадерен белергә, аның безнең өчен эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Чөнки дөньяда әнидән дә тугрырак, игелеклерәк кеше юк.
Хөсниев Ильмир
Бу дөньяда без беренче итеп әнине күрәбез. Ул - бар нәрсәгә дә өйрәтүче һәм дөнья белән таныштыручы. Калак тотарга да, ашарга, тәпи йөрергә, сөйләшергә өйрәтү – болар барысы да әни хезмәте. Чәчәкләр, бөҗәкләрне, беренче карны күрсәтүче дә ул.
Әни - тәүге әйткән сүз һәм ул бердәнбер!
Фазлыев Булат
Әни! Өч хәрефтән торган кыска гына сүз. Ә эченә күпме мәгънә салынган. Әниләрдән дә кадерле кеше бармы икән бу җиһанда?!
Бүген язасым килгән сүзем дә әнием турында. Минем әнием Дамирә исемле. Ул минем иң кадерле, иң якын кешем. Ул минем сердәшем дә, ярдәмчем дә. Без өйдәге бар эшне дә әнием белән башкарабыз. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әнием эшен яратып башкара, уләле сеңелем һәм мине генә түгел, бакчадыгы һәр баланы үзенеке кебек ярата. Әниемне дә балалар яраталар һәм хөрмәтлиләр. Ул кул эшләрен бик оста башкара, аш-суга да бик уңган: кирәк икән, токмач җәеп аш, кирәк икән, торт пешерә. Әле алай гына да тугел бакча эшләрен дә бик ярата. Өебезнең ал бакчасында төрле чәчәкләр үстерә, подъезддагы бар кеше сокланып китә. Ничек яратмыйсың да, ничек горурланмыйсың шундый әнием белән!?
Сөнгатуллина Зәринә
Минем әниемнең исеме Зилә, мулла кушкан исеме Минзилә. Әниемә 39яшь. Ул банкта эшли. Әнием бик матур һәм бик уңган, тәмле ашлар пешерә. Минем иң яратканым- токмач ашы. Әнием спорт белән шөгыльләнә, биергә бик ярата. Әнием белән бергәләп кыш көне чаңгыдаһәм тимераякта, ә җәй көне велосипедта йөрибез. Мин әниемне бик-бик яратам.
Гарипова Камила
Минем әниемнең исеме Лилия. Әнием Рәис Нәгыймов исемендәге музыка мәктәбендә эшли. Ул балаларны җырларга өйрәтә. Аның укучылары төрле конкурсларда катнашып, югары урыннар алалар. Ул укучыларын Шаян ТВ да үткән “Сәйлән” конкурсына да йөртә, татарча җырлар өйрәтә.
Әнием мине дә конкурсларга әзерләшә. Мин сынатмаска тырышам, 1нче һәм 2нче урыннарны алам. Әнием безне өйдә тәмле бәлеш, өчпочмак, тортлар белән сыйлый.
Ул кул эшләрен бик ярата: чигә, бәйли, төрле бизәнү әйберләре ясый. Мин әниемне бик яратам һәм аның белән горурланам.
Габделкадыйров Инсаф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев