Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бәйрәм белән, әниләр!!!

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары барлык әниләрне бәйрәм белән яраткан "Сабантуй" журналы аша котлый. Бәйрәм белән, әниләр!!! ❤😍ӘниләрҖирдә иң кадерле кешеУл би...

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары барлык әниләрне бәйрәм белән яраткан "Сабантуй" журналы аша котлый. Бәйрәм белән, әниләр!!! ❤😍

Әниләр


Җирдә иң кадерле кеше
Ул бит безнең әниләр.
Минем бу фикерем белән
Килешер бар кешеләр.
Әни безне иркәләүче,
Назлаучы һәм сөюче.
Балалары өчен ул
Утка, суга керүче.
Әниләр сәламәт булсын
Кайгылар күрмәсеннәр.
Безне назлап, иркәләп
Бик озак яшәсеннәр.
Хөсәенова Зәринә


Әнием


Әниемнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.
Әнием йолдызым минем
Бар нәрсәдән нурлырак.
Әниемнең алтын кулы
Бар эшне дә булдыра.
Пешергән ризыклары белән
Һәммәгезне уздыра.
Әнием минем бәгърем
Гел син бул яннарымда.
Син булсаң минем янымда
Мин бәхетле тагын да.
Миннемуллина Гөлгенә


Чибәр минем әнием


Минем әнием яп-яшь,
Аның өстенә чибәр.
Әнине күргән кешеләр
“Кызлар кебек син” диләр.
Куллары җылы, йомшак
Безне ул бик ярата.
Игътибарлы, ягымлы
Һәммәбезгә карата.
Әниемне бик яратам,
Аның һәр сүзен тыңлыйм.
Аллаһтан аңа бәхетләр
Һәм озын гомер сорыйм.
Хәбибуллин Хәбиб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев