Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Ямьле җәй

Яшәгән, ди, булган ди, кырмыска, күбәләк, ташбака һәм кыңгырау чәчәк.

Бер матур көнне урманга шәһәр малайлары килә. Алар бик тәртипсез булганнар. Урмандагы чәчәкләрне таптаганнар, кырмыска ояларын туздырганнар, агач-куакларны сындырганнар, күбәләкләрне тотканнар, аларның канатларын каерганнар.
Читтән генә күзәтеп торган ташбака белән кырмысканың моңа бик каты ачулары чыккан. Кырмыска килеп малайларның аякларын тешләгән. Әллә үз вакытлары җитеп, әллә кырмыскадан куркып, малайлар өйләренә таралышканнар.
Ташбака белән кырмыска күбәләкләрне табып, канатларын теккәннәр, сынган кыңгырау чәчәгенең сабагын бәйләп куйганнар. Барлык аланны тәртипкә салганнар.
Урманга кергән юлда ук «Табигатьне саклагыз!», – дип язу куйганнар.

Азиза Айнетдинова, 8 яшь, Минзәлә шәһәре гимназиясенең 2 нче А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев