Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Ярминкәләр

«Без хезмәт кешесен һәрвакыт данлаячакбыз». Рөстәм Нургали улы Миңнеханов

Ярминкә – ул зур базар, анда ял көннәрендә сатучылар һәм сатып алучылар авыллардан һәм районнардан яңа суелган ит, кош-корт ите, йомырка, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка товарлар сату һәм сатып алу өчен җыелалар. Шул рәвешле шәһәр белән авыл арасында бәйләнеш урнаша.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре –  уеннар, уңыш исе, тәмле ризыклар, җырлар һәм концертлар белән үрелеп бара торган күңелле бәйрәм ул. Монда табигать биргән ризыкларны кышка җитәрлек итеп тупларга мөмкин. Ә бит боларның барысын да үстерү өчен күпме хезмәт салынган!

Бу халык бәйрәмендә миңа һәрвакыт яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең ничек үсүен генә түгел, ә гадәти булмаган тәм-томнарны татып карау да кызык. Монда, гадәти кибетләрдә табып булмый торган, уникаль продуктлар бар, мәсәлән, яшелчә яки җиләк-җимешнең сирәк сортлары, бал, өй шартларында ясалган сырлар һәм казылыклар.

Ярминкәдә вакытны күңелле һәм файдалы үткәрергә мөмкин, бигрәк тә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар белән. Минем әбием бакчачылык күргәзмәсен ярата һәм бик күп орлыклар сатып ала, ә мин аларны язын үзем утыртам, су сибәм, җәй буе чүпләрен утыйм, көзен уңышларын җыям. Бер көнбагыш бөртегеннән зур көнбагыш үсеп чыгарга мөмкин! Миңа тагын студентлар ясый торган агач эшләнмәләр ошый. Сыерчык оясын үзеңә ничек ясап булганын белдем! Үскәч, мин дә ярминкәләрдә катнашачакмын, авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән җырлар җырлаячакмын.

Ярминкә ул азык-төлек сатып алу урыны гына түгел, ә якты тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф бүләк итә торган күңелле бәйрәм дә. Иң мөһиме – халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау ул!

Ризван Гайнатулин, 10 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев