Сабантуй почтасы
Җиләк
Укучыбыз күчтәнәче
Быел шундый күп җиләк!
Җыйдык без чиләк-чиләк.
Тизрәк тапсын дигәннәр –
Кызыл күлмәк кигәннәр.
Әле алар сөйләшә,
“Мине өз!” – дип эндәшә.
Ашамасаң, бу җиләк
Әрәм булып бетәчәк.
Газизуллина Азалия,
Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев