Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кәшип бабам белән горурланам!

Бабайлар, көршеп, безгә Тынычлык яулап алган. Ә күпләре кайталмыйча, Сугыш кырында калган... (Г.Гыйниятуллина).

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч, шомлы сүз... Бу сүз җир шарындагы барлык кешеләрне дә тетрәндерә. Сугыш... Күпме ятимнәр күз яше, гаиләләр сагышы, аналар каргышы бу сүздә!.. Илебез җирендә 4 ел дәвам иткән Бөек Ватан сугышы иң канкойгыч, иң явыз сугышларның берсе булган. Сугыш тәмамланганга инде 80 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Шул чорда яшәгән, сугышны үз күзләре белән күргән аз санда калып баручы ветераннарыбызның йөрәк яралары әле дә сызлый, сыкрый. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар аларның хәтерендә кабат яңара.

Минем әтиемнең бабасы, карт бабаем – Фәттахов Кәшип Фәттах улы да сугышта катнашкан. Ул 1921 елның 19 февралендә Кукмара районы Зур Сәрдек авылында крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән эш сөючән, тырыш малай булып үсә. Сугыш башланганда аңа нибары 20 яшь була. Аны башта армиягә, аннан фронтка алып китәләр. Ул бик күп сугышларда катнаша. 1942 елның сентябреннән Төньяк Кавказ фронтында илебез чикләрен саклый. Кәшип бабам үзенең батыр булуы, дошманга каршы аяусыз көрәшүе, дусларын беркайчан да кыен хәлдә калдырмавы белән аерылып тора. Аны отрядның иң яхшы разведчигы итеп таныйлар.

1942 елның ноябрендә ул отряды белән бер землянкага төнгә ял итәргә туктый. Тик бабаем шунда немецлар яшереп калдырган шартлаткычны күрә һәм бөтен отрядын үлемнән саклап кала.

1943 елда бабам ике дусты белән, бер авыл кырыена фашистлар якынлашуын күреп, авылга керү юлына миналар тезеп чыга һәм авылны немецлардан саклап кала.

1944 елның ноябрь аенда, снаряд кыйпылчыгы кадалып, Кәшип бабам госпитальгә эләгә. Аның башы һәм аягы бик каты яраланган була. 3 ай госпитальдә дәвалангач, сугыш бетәргә берничә ай калгач, ул туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда бригадир булып эшли. Авылның иң чая, иң тырыш кызларыннан берсе–Бәдәр исемле кызга өйләнә. Алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бабаем 1988 елның ноябрендә 67 яшендә вафат була. Ә әбием 100 яшькә кадәр, авылыбызның иң мөхтәрәм ак әбисе, җанлы тарихы булып яшәде. Бабам турындагы күп кенә истәлекләрне мин карт әбием сөйләвеннән хәтерлим.  

Кәшип бабамның орден-медальләре бик күп. “Батырлык өчен” ордены – шуларның иң зурысы. Мин бабам белән чын күңелдән горурланам. Дөньяларыбыз тынычланып, башка беркайчан да сугышлар булмасын иде дип телим!

Эмилия Фәттахова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев