«Әкият»кә сәяхәт

Театр елы уңаеннан ”Бердәм Россия “ партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе “Азнакай йолдызлары” дигән театр конкурсы уздырды. Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе “Энҗе бөртекләре” коллективы К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, 8, 9 нчы мәктәп укучылары Г. Камалның “Беренче театр”ыннан өзек, гимназия – “Сугыш балалары”, Кәкре Елга мәктәбе – “Дуслык” , Тымытык мәктәбе “Күңелле сәхнә” колллективы “Су әбисе ник елый?”, “Әлмәндәрнең Әҗәлдән качуы” спектакльләрен күрсәттеләр һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев чыгыш ясаган укучыларны Казан “Әкият” курчак театрына спектакльгә сәяхәт белән бүләкләде
Сәяхәт, чыннан да, күңелгә кереп калырлык булды. Башта безгә А. С. Пушкинның “Салтан патша турында әкияте”н күрсәттеләр. Курчакларны уйнатучы артистларның осталыгына сокланып утырдык. Алар бит курчакларны гына уйнатмыйлар, кирәк булса, үзләре дә матур итеп җырлап та җибәрәләр, биеп тә китәләр. Сәхнә бизәлеше, утларның куелышы да бик зәвык белән эшләнгән.
Аннан соң театр музее белән таныштык. 2012 елда Президент Р.Миннехановның туган көне 1нче мартка туры китереп ачылган бу бинаның матурлыгын сөйләп аңлатырга сүзләр дә җитмәс кебек. Музейда театрның бөтен үткәне чагыла. Курчак театры тәүге тапкыр 1934 елда ачылган. Шул чордан бирле эшләгән артистлар, художниклар, театрның төрле илләргә ясаган сәяхәтләре, шулай ук Казанга чыгыш ясарга килгән башка илләрнең курчак театрлары турында да мәгълүматлар алырга була монда. Түшәмдәге матур люстраларга, стенадагы матур бизәкләргә, тезелеп басып торучы курчакларга карыйсың да, үзеңне, чыннан да, әкият илендә хис итәсең. Һиндстаннан килгән артистларның бүләк иткән курчакларын да күрергә була биредә.
Театр кафесына кереп, укучылар төшке аш ашадылар. Аннан соң бина эчендә һәм театр каршындагы паркка чыгып, истәлеккә фотога төштеләр.

“Азнакай йолдызлары” дигән театр конкурсы уздыруга үз инициативаларын күрсәткән, Казан “Әкият” курчак театрына сәяхәтне оештырган ”Бердәм Россия “ партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе кызлары Р. М. Байтукалова һәм Г. И. Валиевага, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, Әлмәттән бөтен уңайлыклары булган автобус җибәргән ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиевка Азнакайның 1 нче, Кәкре Елга, Тымытык урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучылары, бәйгедә катнашкан 44 укучы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез, хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Халидә Нургалиева,
Тымытык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.