Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күңелле очрашу

16 февраль көнне «Игенчеләр сарае» бинасында «Эш батыры – ил батыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге «Сабантуй» балалар журналы һәм авыл хуҗалыгы азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелде.

Мин бу бәйгедә 3 урын алган идем. Җомга көнне иртәнге сәгать өчтә, әти-әнием, укытучым Зөлфия Назыйф кызы белән юлга кузгалдык. Әниемнең сеңлесе безне каршы алып, «Игенчеләр сарае» бинасына озатып куйды.
Бәйгедә катнашучылар өчен авыл хуҗалыгы музее буенча бик эчтәлекле экскурсия оештырылды. Экскурсовод кызыклы итеп, һәрбер экспонат янына туктап, мавыктыргыч итеп сөйләде. Аннан безне олы бер ашханәгә алып кереп,тәмле итеп сыйладылар. Истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнарын безгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Сабантуй» журналы  баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина тапшырды. «Сез бик тырыш. Үсә төшкәч, безгә эшкә килерсез дип ышанабыз. Шундый көчле, матур егетләр, кызлар авыл хуҗалыгында эшләсә, зур уңышларга ирешербез дип ышанам» диде Марсель абый. Министр урынбасарының сүзләренә колак салып, авыл хуҗалыгында эшләргә тырышырбыз.
Безне елмаеп каршы алып, күңелле ял иттергән, кыйммәтле бүләкләр биргән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, «Сабантуй» балалар  журналы редакциясе хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу очрашу безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Мондый бәйгеләр киләчәктә тагын да күбрәк булсын иде!


 Данис Әхмәтов, Аккүз төп гомуми белем бирем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев