Кызыклы очрак
Шулай бервакыт...
Без гаиләдә бишәү. Әти, әни, абый, мин һәм сеңлем бар. Әти мәктәптә эшли, әни кечкенә сеңлемне карый, абый белән мин мәктәптә укыйбыз.
Бер кызыклы вакыйга искә төште әле. Миңа алты яшьләр чамасы иде . Машинага төялешеп әбиләргә киттек. Авыл эчендә булганга, балалар утыргычына утырырга уйлап та карамадым. Шулай матур гына барганда, борылыштан соң ни күрик, ерак түгел ЮХИДИ хезмәткәрләре тормасынмы?! Әти шунда ук кырыйгарак алып, бер кешеләрнең капка алларына туктарга булды. Ләкин юл хәрәкәте иминлеген саклаучы абыйлар нидер сизенеп, безнең машина артына килделәр дә бастылар. Әтине чакырып чыгардылар. Мин шундый нык борчыла башладым. Күпмедер вакыт үткәч, утыргычымны кулыма тотып, алар янына чыгып бастым. Бөтен кыюлыгымны җыеп: "Моннан соң гел шушы утыргычыма утырып йөрермен, әтине генә җибәрегез",- дидем. Минем аркада әтиемне алып китәрләр дип бик курыккан идем шул...
Кәрим Садыйков,
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев