Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Мин бит авыл баласы

Авыл баласы шәһәрдә яшәүчеләргә караганда күпкә бәхетлерәк, дип саныйм мин, чөнки...

Авыл баласы шәһәрдә яшәүчеләргә караганда күпкә бәхетлерәк, дип саныйм мин, чөнки авыл баласының сулаган һавасы да, эчкән чишмә суы да – алыштыргысыз дәва. Җәй көнендә иртән әтәч кычкыруын ишетү, капка төбеннән чыбыркы шартлатып сыер көтүен озату, урам тутырып каз-үрдәкләрне инешкә илтү, аларның суга керү белән чума-чума уйнауларын күзәтеп тору – үзе генә дә нинди күңелле бит!

Безнең авыл җиләкле тау итәкләре белән урманга бик якын урнашкан. Нинди генә файдалы үләннәр үсми анда! Җиләкләр өлгергәч, тау битләрендә әбиләр дә, әниләр дә, алар янәшәсендә без дә тәгәрәп тә, ятып та җиләк җыябыз. Савытларыбыз тулгач, кояшта янып пешкән җиләкләргә соклана-соклана туйганчы ашыйбыз. Җиләккә йөргәндә табигатьтәге гаҗәп күренешләргә дә очрыйбыз. Без йөргән юлны аркылы үтеп кырмыскалар да үзләренә сукмак салган була. Без аларга тимичә генә үтеп китәбез, чөнки кырмыскалар – табигать санитарлары бит.

Яз көне урмандагы күке тавышларын тыңлап санап торулар, тукранның агач кәүсәсенә ябышып кайры астындагы зарарлы кортларны томшыгы белән чүпләгәнен күзәтү – табигатьтә бөтен җан ияләренең бер-берсенә булышып яшәүләренә инану ул.

Авылның тагын бер үзенчәлеге бар: яз башында ук инеш буйларында, чирәмлектә яңа чыккан каз бәбкәләрен саклау. Аларның “пип-пип” килеп, яшел чирәм чемләүләрен  карап тору үзе ни тора!

Авыл баласына атлар да бик якын, аларны күзәтеп торганда, бер могҗизага юлыктык. Бер ат янында яңа гына туган колын күренде. Аларны атлар әйләндереп  алганнар, ялгыш колынга басарлар, имгәтерләр кебек. Алай түгел икән, атларның үз кагыйдәләре бар, алар бу колынны саклый икән. Менә шулай итеп, атларның ничек үскәннәрен күреп, авылның үсмерләре аларга исем кушып, шикәр каптыра-каптыра үзләренә ияләндереп, авылның Сабантуйларында ат чабышына әзерлиләр.

Авыл баласы җирне яратып үсә ул. Быел җәй көне авыл янәшәсендәге каен полосасына бардык. Һәм табигатькә дә, үзебезгә дә файдалы эш эшләп кайттык. Полосада ауган каен агачларының кайрылары (тузлары) таралып ята. Әби безгә шушы тузның нәрсәгә яравын аңлатты һәм без күп итеп каен тузы җыеп кайттык. Без җыйган урыннар чистарып калды, ә туз үзе мичкә якканда яндырып җибәрү өчен бик җайлы икән.

Дөрес, хәзер авылда да, шәһәрдәге кебек, бөтен уңайлыклары булган шартларда яшибез.  Авыл баласы читләргә китсә дә, туган ягын сагынып яши, олылайгач булса да туган җиренә, авылына кайтып тынычлык таба.

Әйе, туган авылымның табигате искиткеч матур. Аның  матурлыгын сөйләп кенә аңлата торган түгел. Авылым тирәсендәге чишмәләрне, күлләрне күрсәгез, шаккатырсыз!  Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши. Чистартмасаң, аларның юкка чыгуы бар. Шуңа күрә һәр яз безнең мәктәп укучылары авылдагы чишмәләрне чистартып торалар.

Кыскасы, мин авыл баласы булуым белән  чиксез горурланам. Һәр туган көнгә шатланып, җырлый-җырлый мәктәбемә ашыгам. Анда мине яраткан укытучыларым һәм дусларым көтә.  Туган телем – татар телендә белем алуым белән дә, юлымда очраган һәркемгә: “Исәнмесез!” – дип анам телендә эндәшүем белән дә бәхетлемен. Рәхмәтемнең иң олысы, әлбәттә, әби-бабаема, әти-әниемә. Алар авылда төпләнмәсә, нигезне ташлап китсә, мин дә авылда яши алмас идем. Алар тәрбиядә мин җәннәт бакчасында яшим.

Гөлшат Зарипова,

Арча районы, Казаклар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев