Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Аклы-каралы десерт

Кирәк була: 700 г 25 % лы кибет каймагы, 4–5 аш кашыгы шикәр пудрасы, 25 г желатин, 100 мл салкын су, 3 аш кашыгы какао.

Әзерләү тәртибе: 

Бүрттерү өчен желатинны суга салып куябыз. Шул арада каймакка шикәр пудрасы кушып болгатабыз да каймакны ике өлешкә бүләбез.

Желатин суда тулысынча эреп бетсен өчен, аны җылытырга кирәк. Микродулкынлы мичтә берничә тапкыр мичтән алып болгата-болгата җылыткач, желатинны бүлмә температурасына кадәр суыту мөһим.

Бүлмә температурасындагы баллы каймакның яртысына эрегән желатинны салып, яхшылап болгатабыз. Десерт савытларына яртылаш кына итеп бүлеп чыгабыз һәм суыткычка куябыз. Каймакның икенче яртысына какао салып болгатабыз, калган желатинны өстибез. Караңгы төскә кергән каймакны агы өстенә агызабыз. Аклы-каралы десерт әзер! Суыткычта бер сәгать тотканнан соң, аны ашарга мөмкин. Өстен шоколад, чикләвек белән бизәсәгез, тагын да тәмле булачак!

https://rutube.ru/shorts/f65d259496e72eca337506db70ebaaae/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев