МИН ИМИНЛЕК ҖИРГӘ ТЕЛИМЕН
Бөтерелеп керсез карлар ява, Сихри балкыш күрәм аклыкта. Әй, кыш бабай, миңа дигән бүләк Күптән инде синең капчыкта!
Бөтерелеп керсез карлар ява,
Сихри балкыш күрәм аклыкта.
Әй, кыш бабай, миңа дигән бүләк
Күптән инде синең капчыкта!
Кышның чанасына утырганда
Сафлык иңә безнең күңелгә.
Салкын яктан килгән бабакайны
Бусагада көтәм бүген дә!
Унике ай сагынып яткангадыр
Төшләремә бик еш кергәли.
Ак аттагы ак кар кызы белән
Әйләнәсе чыршы тирәли!
Чыршыбызга күктән йолдыз алып
Эләргә дә бүген мин риза.
Әкияттән чикләшәбез бугай,
Ымсындырмый бугай могҗиза!
Матурлыкка елышасы иде,
Сабый чакны кабат тоясы.
Күсе елы килә, җаныбызга
Елга җитәр аклык җыясы.
Сизелмичә узган мизгелләргә
Әйдә әле, дустым, күз атыйк.
Иске елны кабат искә алып
Җылы сүзләр белән озатыйк!
Төнге уникедә, мул табында
Гади генә сүзләр сөйлимен.
Ватандашлар, ишетегез мине,
Мин тынычлык җиргә телимен!
Таһир ШӘМСУАРОВ
17.12.2019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев