Могҗиза илендә булдык

Яңа елда һәрберебез могҗиза көтә. 22 декабрь көнне без сеңлем Элиза һәм икетуган энем Тимур белән, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ишекләрен ачып кереп, чын могҗиза иленә тап булдык. Безнең өчен сәхнәдә бик күнелле, кызыклы «Карлы джунгли» әкияте күрсәтелде. Соңыннан фойеда «Тылсымчыны эзләү» дигән яңа ел тамашасында катнаштык. Кыш бабай, Кар кызы, Роза, Крош, Маша, Богатырь, Кощей белән чыршы тирәли уеннар уйнадык, биедек.
Хөрмәтле артистлар! Бик зур рәхмәт сезгә безне сөендергәнегез өчен! Сез иң шәп артистлар! Эшегездә унышлар сезгә!
Эвелина Вәҗетдинова,
Тукай муниципаль районы Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1«Б» класс укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.