Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Сабантуй»га 100 яшь!!!

Яшәгән ди, булган ди «Яшь ленинчы» исемле малай. Аның бик зур сихри көче булган икән. Ул дөньядагы барлык балаларны да дуслаштыра белгән. Көннәрдән бер көнне аның янына «Сабантуй» исемле малай комлыкта уйнарга килгән. Алар бик озак уйнаганнар, ләкин «Сабантуй» һаман моңсу йөргән. «Яшь ленинчы» аннан сораган:

Нигә син шундый моңсу йөрисең?

-  Минем бер дустым да юк, дигән, - «Сабантуй».

-  Борчылма, мин сиңа булышырмын, дус табармың, - дип җавап биргән «Яшь ленинчы».

Ике иптәш, җыенып, юлга чыктылар. Менә аларга «Салават» исемле малай очрады. «Яшь ленинчы» аларны дуслаштырды һәм алар бадминтон уйнарга керештеләр. Ләкин «Салават» бу уенны бик начар уйный иде, бу хәрәкәтләрне уйнау дип тә әйтеп булмый.

Малайларлар юлларын дәвам иткәннәр. Алар анда «Әллүки»не очратканнар.  «Яшь ленинчы» «Әллүки» белән «Сабантуй»ны дуслаштырган һәм дуслар качышлы уйный башлаганнар. Ләкин, «Әллүки» качышлы уенын уйный белми икән: ул качканда, кача белми, ә санаганда, саный белми.

Балалар өченче тапкыр юлга чыгып киттеләр. Анда алар «Ялкын»ны очраттылар. «Яшь ленинчы» ике малайны дуслаштырды. Дуслар, сөйләшеп утырдылар, аннары шахмат белән уйный башладылар. «Сабантуй»га тагын ошамады... «Ялкын» шахмат уйный белми: ат белән йөрсә, «Г» хәрефен түгел, «О» хәрефен куя яки башка хаталар.

«Сабантуй» бик моңсуланды. «Минем бер дустым да юк, булмас та инде, дуслаша да алмыйм», – дип, уйлады. Шулай уйланып барганда, кап-караңгы, куркыныч урманга кереп баруын аңлады. Ул берүзе генә иде, «Яшь ленинчы» алдагы көнгә, планнарын кырып, өенә кайтып киткән иде. Шул вакыт «Сабантуй» ниндидер шомлы тавышлар ишетте. Тавыш килгән якка борылып караса, ялтырап торган, алтын-сары күзләр күрде. Нинди җәнлек икәнен абайлый да алмады, бу җәнлек куаклар арасыннан атылып та чыкты, теш-тырнаклары белән «Сабантуй»га ташланмакчы булды. Ләкин...., эше болай гына барып чыкмады...

«Сабантуй»ның танышлары килеп, аны камап алдылар һәм төлкене куып җибәрделәр. Дуслар, танышлар бер-берсе белән сөйләшә-гәпләшә башладылар:

-    Сәлам, «Сабантуй»! «Сабантуй»! Без сине туган көнең, 100 яшь туkуың белән котлыйбыз!

-  Рәхмәәәәт! Мин бик шат! Сез минем туган көнне каян белдегез соң?, - дип шаккатты «Сабантуй».

-   Безгә «Яшь ленинчы» әйтте.

- Бик зур рәхмәт сезгә. Сез мине гафу итегез. Мин сезне үпкәләткән булганмындыр, ә сез миңа ярдәм иттегез. Дусларым, мин аңладым, дуслар уйнарга гына түгел, һәрвакыт, кирәк икән.

-   Ярый, «Сабантуй», безнең әле сиңа бүләгебез дә бар!

-    Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. Өйгә генә кайтып килим, - дип, «Сабантуй» өенә ашкына.

Өенә ашкынып кайтса, ишекне ачуга «Сюрприииз!», дип кычкырып җибәрәләр. «Сабантуй» аңышмыйча да кала. Аның каршысында берсеннән-берсе матур, акыллы, яхшы дуслары басып торалар иде.

Сүзне «Әллүки» башлады.

- «Сабантуй»! Бу бездән сиңа бүләгебез. Безнең сине шулай сюрприз ясап котлыйсыбыз килде.

«Сабантуй» бик шатланды.

-  Рәхмәт, дусларым. Сез минем чын дусларым икән. Мин дә үземнең күчтәнәчемне чыгарыйм. Торт белән чәй эчеп, фейерверк җибәрик.

 

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 4 Г сыйныфы укучысы Әдилә Зиатдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев