"Сабантуй" почтасыннан - Алабуга районы Тарловка поселогы мәктәбе

Яп-якты нур сибә
Әнием,күзләрең
Сөенеч тарата
Ягымлы йөзләрең...

Алабуга районының Тарловка поселогы табигатьнең искиткеч матур жиренә урнашкан. Бер яктан аны куе нарат урманы, икенче яктан - Чулман елгасы үз кочагына алган. Шул матур авылда нарат, чыршы агачлары арасында ике катлы, якты, матур мәктәп урнашкан. Бу - 11нче төп белем бирү мәктәбе.
Безнең мәктәпнең тарихы бик бай. Ул 1985нче елда кечкенә генә агач бинада эшли башлаган. Беренче укытучы - Забалуева Фаина Михайл кызы (ул хәзер вафат). Аның турында хәзерге көнгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары бик җылы итеп искә алалар. Соңрак аның белән Чахирева Людмила Павел кызы эшли башлый (ул хәзер лаеклы ялда). Бәйрәмнәрдә аны чакырып, очрашулар уздырабыз. Ул безгә һаман да яхшы киңәшләре белән булышып тора.
1995нче елда безнең мәктәп яңа бинага күчте. 2015нче елда төп белем бирү мәктәбенә үзгәрде. Мәктәптә директор булып Кожевникова Наталья Владимир кызы 2016нчы елдан эшли башлады. Ул мәктәпне гел яңартып бетерде: яңа парталар, өстәлләр, шкафлар алып кайтып куйды.
Мәктәптә төрле тәрбияви, бай, кызыклы чаралар үткәрелә. Барлык кичәләргә дә әти-әниләр чакырыла. Без оештырган кичәләрдән алар бик канәгать булып китәләр. Менә 24нче ноябрь көнне мәктәптә “Әниләр көне”н билгеләп үттек. Балалар әниләрен һәм әбиләрен бәйрәмгә чакырдылар. Алар хезмәт дәресләрендә бүләкләр әзерләгәннәр иде. Кичәдән соң шул бүләкләрне тараттылар. Бәйрәмдә татар телендә әниләргә һәм әбиләргә багышлап бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичәбез бик күңелле үтте.
Лира Марсиловна

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!