Укытучылар көне белән!
Үрнәк алырлык кешеләребез! Туры юл күрсәтүчеләребез! Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Аңлавыгыз, чиксез сабырлыгыгыз, укучыларыгызга карата мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Фәнис Яруллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев