Сабантуй почтасы
“Сабантуй”ны яратам!
“Сабантуй”ны яратам
“Сабантуй” журналын
Бәйрәмдәй көтәм мин.
Укыйм да, онытылып,
Иҗат та итәм мин.
Журналда бар да бар,
Өйрәтә, эзләтә.
Кызыклы уеннар
Башны шәп эшләтә.
“Сабантуй” – ул бәйрәм!
Һәр бите бизәкле!
Укучы балага
Ул бик тә кирәкле!
Риана Асылгәрәева,
Яр Чаллы, 41 мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодец, Риана!)))
0
0