Укучыбыз иҗаты
Алия Фазлиәхмәтова, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы мәктәбе, 6 сыйныф укучысы шигыре.
Язга әзерлек
Урынымнан торып утырдым да
Күз салдым тәрәзәгә.
Яңгыр-кояшлары белән
Анда яз хөкем итә.
Елның шушы фасылында
Әзерләнә эшкә әнием.
Мин дә аңа булышам
Ул кушканны эшлимен.
Савытларга балчык тутырабыз
Чәчәбез анда орлык.
Помидорын, борыч, кыярын–
Алырбыз күпләп уңыш.
Аннан кар алып керәм дә
Өстенә сибәм үзем.
Нык була шулай орлык–
Диеп әйтә әнием.
Полиэтилен белән каплап
Ябабыз савытларны.
Соңыннан тәрәзә төбенә
Алып куям аларны.
Орлыклар берничә көннән
Акрынлап шытып чыга.
Су сибеп торам аларга
Шуңа күңелем куана.
Эшкә мәхәббәт уята
Язның җылы җилләре.
Әниемнән күреп үсәм
Һәр эшнең тәртипләрен.
Язны көтәм
Урамда кыш. Ап-ак җиһан
Бигрәк тә матур дөнья.
Ә минем күңел ничектер
Ямьле язны сагына.
Тамчылар тамганын көтәм
Кар суларын акканын.
Кояшның җылы нурлары
Салкынны таратканын.
Күлләвекләрдән көймә йөздереп
Йөгереп уйныйсы килә.
Сандугач, карлыгачлар тавышын
Тизрәк тыңлыйсы килә.
Песи дустым
Әбием кунакка килде
Песиен дә ияртте.
Шаян песикәем хәзер
Минем дуска әйләнде.
Артымнан да калмый йөри-
Ашатам, сыйпыйм аны.
Яратканымны да белә
Аңлыйдыр ахры шуны.
Дустым булды хәзер Амур-
Исеме дә килешә.
Кайткач кочагыма сикерә-
Шулай хәлне белешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев