Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Укытучы апа белми әйтми: китап уку файдалырак!

"Сабантуй" журналы почтасына Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучыларыннан хат килеп төште. Ни турында уйлый, ни белән яши укучыларыбыз? Безгә кызык. Дустым, әгәр синең дә урта...

"Сабантуй" журналы почтасына Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучыларыннан хат килеп төште. Ни турында уйлый, ни белән яши укучыларыбыз? Безгә кызык. Дустым, әгәр синең дә уртаклашыр фикерләрең булса - sabantui@bk.ru электрон адресына хат язып сал! Көтәбез!



Кышка әзерләнәбез


Мин барлык ел фасылларын да яратам. Ә менә көз иң яратканы. Ни өчен дисезме? Чөнки көз уңышка бай. Тәмле алмалар пешә, бакчаларда бөтен яшелчәләр җитешә. Соңга калмыйча җыеп алырга гына өлгер.
Без дә бакчада бик күп төрле яшәлчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Җәй буена аларны су сибеп, чүпләрен утап торабыз да, көз җиткәч, гаиләбез белән бергәләп җыеп алабыз. Салатлар ясыйбыз, вареньелар кайнатабыз, компотлар ябабыз. Аннан әзерләгән ризыкларыбызны рәхәтләнеп кыш буена ашыйбыз.
Адилә Галиева


Китап уку файдалырак


Әле генә сентябрь җитеп, укулар башланган иде. Менә беренче чирек тәмамланып, икенче чиреккә дә кереп киттек. Каникулларны кем генә яратмый икән, мин дә яратам. Иртән рәхәтләнеп йоклыйсың, көн буена уйныйсың, тышта йөрисең, әти-әнигә ярдәм итәсең. Мин каникулда өч китап укыдым. Андагы кызык вакыйгалар эчендә үзем йөрдем. Китап уку күңелле ул. Көн буена телевизордан мультик карап, яки телефоннан уен уйнап утырганчы, китап уку файдалырак. Укытучы апа белми әйтми икән. Әллә нинди кызык китаплар бар, китап укырга кирәк!
Данис Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев