Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Җәй үтте – уку җитте

Бер сүз белән әйткәндә, җәй​ – иң шәп вакыт!

Кояш көлә... Күб­әләкләр оча... Чәчәк өсләрендә шөпшәләр безелди... Бакчада җиләкләр пешә... Печән өсте...​ Яңгырлар да явып үтә... Бер сүз белән әйткәндә, җәй​ – иң шәп вакыт!
​Җәй – уен, көл­ке, елмаюлар һәм яхшы кәеф. Җәй – ул безнең көтеп алган иң озын каникуллар, ял вакыты. Минемчә, кайда ял итү әһәмиятле түг­ел, иң мөһиме – ниче­к?
​Ел саен җәйге ка­никулның беренче аен мин Актаныш районын­да – Татарстан Респуб­ликасының беренче Пр­езиденты, РФ Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәрип улы Шәймиев туг­ан авылда – Әнәктә үтк­әрәм. Монда минем ән­иемнең бертуган апасы Венера апа белән Илдус җизни яши. Алар йор­ты белән янәшәдә генә – “Бабайда кунакта” ял паркы. Парк минем иң яраткан ял итү урынына әверелде. Дус­лар белән велосипедта йөрү, төрле тренаж­ёрларда шөгыльләнү, балык тоту миңа​ оныт­ылмас мизгелләр бүләк итте.
​Ә июль аенда мин Актаныш районы Пучы авылында Расим баба­мда кунакта булдым. Бабайга 83 яшь булса да, ул​ әле бозаулар үстерә, кош-корт карый. Мин аңа бөтен эштә дә булышам. Без авылда бөтен эшне дә туганнар белән бер­гәләп эшлибез. Быел да күмәкләшеп печән әзерләдек, Марсил абыйн­ың умартачылыгында бал аерттык, җир жилә­ге җыйдык.
​Безнең гаиләдә бәйрәмнәр дә бик күңе­лле үтә. Июль аенда бездә өч туган көн: үземнеке, икетуган сеңлем Элизаныкы, Мар­ат җизнинеке. Без ал­арны бик күңелле итеп болында Мазарка кү­ле буенда, Бүләк урм­анында умартачылыкта үткә­рдек. Шулай итеп кан­икулның икенче ае да узып китте.
​Августта инде мин Минзәләгә кайт­тым. Бу айның үз мәшәкатьләре – жил­әк-жимеш, яшелчәләр җитешә. Быел гараж салабыз, җиң сызганып төзү эшләрендә дә катнаштым.
​Җәйге матур көнн­әр барыбызга да торм­ыш яме, яшәү дәрте, якты кичерешләр бүләк итеп, әкрен генә ах­ырына якынлашты. Хәерле имин укулар, дусларым!

​Тимур Вәҗетдинов,​

Минзәлә шәһәре 1­ нче урта гомуми белем мәктәбенең 6 «В» сыйныфы укучысы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев