Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Җәйге яңалыклар

"Сабантуй" укучылары җәйге ялларын менә ничек үткәргән!

Быелгы җәй безнең гаиләгә берсеннән-берсе шәп яңалыклар алып килде. Җәй башында кечкенә сеңелкәшем Инзилә туды. Шулай итеп, ике сеңелле абый булдым. Зилә сеңелем белән икебез йорт эшләрендә генә түгел, нәни Инзиләне карарга да булышабыз хәзер. Елап алгаласа да, аны бик яратабыз.

Абый кеше булгач, әти кебек чын эшкә дә барып карыйсы килде. Әти белән әни дә каршы килмәгәч, тау башында урнашкан Дамир абыйның теплицасында эшләп алдым: җиләк тә җыйдым, ташып та тордым. Иртүк торып чыгып китүе бик җиңел булмаса да, эштән кайтканда бик арып кайтсам да, хезмәт хакы булып торгач, күңел күтәрелеп китә. Шулай тырыша торгач, яңа телефон алырлык акча эшләдем. Үзем эшләп алган телефон булгач, бигрәк тә кадерле ул миңа.

Тагын бер яңалык: җәйге көннәрнең берсендә әти сыер җитәкләп кайтып керде. Бу хәлгә барыбыз да, хәтта кечкенә Инзиләбез дә, бик шатландык. Илсөя генә (сыерыбызның кушаматы шундый икән) туган авылын сагынып берничә көн кычкырды. Хәзер минем эшем тагын да артты: әти эштә вакытта аркандагы сыер янына барып күз-колак булырга, әти әзерләгән печәнне салырга  һәм су бирергә туры килә. Сыерыбызның очлы мөгезләре бераз шүрләтсә дә, тырышырга туры килә. Әниебез сөттән әзерләгән куе каймак, мич ашлары бигрәк тәмле шул.

Җәен берничә тапкыр дусларым белән балыкка да бардым әле. Әнием аларны чистартып пешерде. Гаиләбез белән сыйландык.

Безнең Мыраубатыр кушаматлы песиебез дә бар әле. Йорт хайваннарын мин генә түгел, сеңелкәшем Зилә дә бик яратып карый. Әле әти ишетеп кайтты: безнең авылдагы ветеринар үзәктә эшләүче Фидәрис абый Файзрахманов республикакүләм зур бәйгедә беренче урын алып кайткан икән! Фидәрис абыйны без дә котлыйбыз. Сыерыбыз да булгач, Фидәрис абый кебек ветеринар булырга уйлап торам әле. Чөнки Фидәрис абый авылдагы һәркемгә кирәкле кеше, аны бар да хөрмәт итәләр.

Менә шундый күңелле яңалыклары белән җәй узды да китте. Дусларым, мәктәбем сагындырган иде.

Инсаф Шәмсетдинов, Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев