Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Зарыгып көткән яз

Яз! Кайда син? Кыш бабай, син нигә урыныңны бирергә теләмисең? Без зарыгып көткән язны тоткарлыйсың? Ышанам: мондый моңсулык озак тормас. Инде тиздән чынлап та бөтен табигать яшәрер, күк йөзе дә ачылыр, кояш та елмаер. Көтәргә генә кирәк...

 

Кышның салкыннарыннан соң мин язны көтеп алам. Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Әлегә яз кыштан бик нык аерылып тормый. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, безне назлы нурлары белән җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар hәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.

Озакламый безнең дусларыбыз – кошлар да кайтып җитәр. Язгы җылы җил агачлардагы яшь бөреләрне уятыр, алар хуш исле яфрак ярырлар.

Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешер. Кырларда тракторлар гөрләр – язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр hәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә ул килергә ашыкмый...

Яз! Кайда син? Кыш бабай, син нигә урыныңны бирергә теләмисең? Без зарыгып көткән язны тоткарлыйсың? Ышанам: мондый моңсулык озак тормас. Инде тиздән чынлап та бөтен табигать яшәрер, күк йөзе дә ачылыр, кояш та елмаер. Көтәргә генә кирәк...

Рүзия Шәфеева,

5нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев