Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

«Матай-сәпит»

Синеңчә ничек: велосипедта йөрү кызыгракмы, мотоциклдамы? Ә «матай» кебек җилдерә белүче «сәпитең» булса, нишләр идең? Бүген велосипед мотокроссы дип аталучы спорт төре белән танышырбыз.

Тарихы
Мотоцикл барлыкка килгәч тә, әлеге транспортка утырып узыша башлаганнар. Ә «матае» булмаган егетләр нишләгән, дисезме? Велосипедларын мотоцикл итеп күз алдына китергәннәр дә шундый ук узышлар үткәрергә тотынганнар. Алай гына да түгел, төрле трюклар да ясаганнар әле. Әкренләп велосипед мотокроссы дигән аерым спорт төре барлыкка килгән. Хәзер инде ул Олимпия уеннарына кертелгән.  
Ниләр кирәк?
Махсус велосипед, шлем, перчатка, махсус өс киеме.
Файдасы
Физик көчне арттыра, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, үз-үзеңә ышаныч уята, кәефне күтәрә.
Куркыныч яклары
Травма алу куркынычы бик зур. 
 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев