Җиләк-җимешне ничек сакларга?
Хәзер күпләр җиләк-җимешне кышка катырып саклый. Бу җиңел дә, тиз дә. Ә менә туңдыргычта сакланган җиләк-җимеш ни дәрәҗәдә файдалы, аның витаминнары каламы икән?
Хәзер күпләр җиләк-җимешне кышка катырып саклый. Бу җиңел дә, тиз дә. Ә менә туңдыргычта сакланган җиләк-җимеш ни дәрәҗәдә файдалы, аның витаминнары каламы икән?
Әлбәттә, яшелчәләрне дә, җиләк-җимешне дә өзеп алу белән ашау хәерлерәк. Бу вакытта аларда витаминнар күп була. Вакыт үткән саен алар, һава һәм су тәэсирендә яки кояш яктысында файдалы матдәләрен югалта. Әйтик, С витамины кояш яктысын һәм җылылыкны яратмый. Әлеге витаминга бай булган җиләк-җимешне кояшка куйсаң, витаминның күп өлеше юкка чыгачак. Ә менә В төркеме витаминнары суда эри.
Ничек кенә булмасын, җиләк-җимешне катырып саклау файдалы матдәләрне саклап калуның иң яхшы ысулы булып санала. Түбән температура бактерияләргә үрчергә ирек бирми, ризыкны саклау вакытын арттыра. Иң яхшысы – ризыкны түбән температурада (-30 градус тирәсе) тиз генә катыру. Болай эшләгәндә җиләк-җимешнең күләме кимеми, ул структурасын югалтмый, витаминнар да күбрәк саклана.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк: туңдыргычтан алынган җиләк-җимешнең витаминнары бик тиз юкка чыга. Шуңа күрә аларны мөмкин кадәр тизрәк ашарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев