Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Ирәнге ашың файдалы булсын дисәң....

Яңа уку елы башланды. Димәк, иртә белән торып үзеңне тәртипкә китерү, букча җыю, тәмле ашау бер режимга күчә. Ләкин, ни генә дисәк тә иртә белән ашыйсы килми. Ә ашамый гына дәрескә китсәң дәрес буе эчеңдәге бүреләрнең урман кискәнен һәм айга карап улап утырганнарын тыңларга әзер бул. Әйдә, үзебезне дә эчтәге бүреләрне интектерми генә иртәнге ашны ашап алыйк. Иртә белән нәрсә ашарга ярый соң? Әни биргән эремчекләр, боткалар чынлап та файдалымы? Һичшиксез, фай-да-лы һәм хәтта тиешле ризык.

Иртә белән организмны уятып җибү өчен бер яки ярты стакан су эч. Ә аннары 10-20 минут эчендә үзеңне кара, битеңне ю, тешләреңне чистарт. Ул арада сиңа әниең аксымнарга бай булган тәмле иртәнге аш әзерләп куячак. Аксымнарга бай булган эремчек, ит, сөт, кефирдан беркайчан да баш тартма. Витаминнарга бай булган карабодай, дөге, тары боткаларын да авыз ит. Манный боткасын яратучылар булса, кәефегезне төшерәм. Аны бүгенге көн табиблары ашарга киңәш итми. Чөнки файдалы ягына карый зыяны күбрәк, крахмалга бик бай, организм өчен кирәкле булган витаминнар юк дәрәҗәсендә икән. 
Ботка белән сыйланып утырганда кемдер яшелчә дә сорарга мөмкин. Яшелчәләрне яратучылар игътибарына – брюссель кәбестәсе,  брокколи, кыллы фасольне рәхәтләнеп ашый аласыз. Бәрәңге һәм чөгендерне иртә белән авыз итмәгез, алар авыр эшкәртелә торган яшелчәләр, шуңа күрә төшке ашка калдырыгыз. 
  
Иртәнге ашта тиз әзерләнә торган ризыклар – йомырка тәбәсе, сөт салынган хлопьялар, шулай ук, иртә белән ашарга киңәш ителми. Әлбәттә алар бик тәмле һәм җиңел әзерләнә, ләкин организм өчен бернинди файдасы да юк. Бүгенге көндә әлеге тиз әзерләнә торган ризыкларны витаминнар белән баетып саталар. Ләкин, табигый юл белән барлыкка килгән витамин һәм ясалма витамин арасында аерма зур.   
 
Шулай итеп, иртәгезне тәмле һәм файдалы итеп каршы алырга тырышыгыз.  Без киңәш иткән ризыклар баш мие эшчәнлеге, эмоциональ якны көйләү, сөяк үсеше, кан һәм йөрәк системасы өчен бик кирәкле. Ә яшелчәләрне кайчан ашарга ярый икәнлеген беләсезме? Гадәттә, аны төшке ашка кадәр диләр? Бу сүз дөресме? Тиздән белерсез, Табын сәхифәсен укып барыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев