Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Ит бәлеше

Бу иң тәмле һәм иң туклыклы ризыкны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли.

Бу иң тәмле һәм иң туклыклы ризыкны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Бәлеш өчен үрдәк, каз, бозау ите алырга була. Камыр әзерләүнең дә әллә ничә төрле ысулы бар. Без сезгә шуларның берсен тәкъдим итәбез.

Ярты килограмм чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы 10-12 бәрәңге, бер баш суган алабыз. Юып, чистартып, барысын да шакмаклап турыйбыз. Тәменчә тоз, борыч өстәп, эчлек ясыйбыз.

Камыр өчен ярты стакан суга бераз коры чүпрә салабыз. Ярты кап маргаринны эретеп, икесен бергә кушабыз. Он өстәп, камыр басабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез. Берсе зуррак, икенчесе кечкенәрәк булырга тиеш. Зуррак өлешне ярты сантиметр чамасы калынлыкта җәябез дә майланган табага җәеп салабыз. Камыр өстенә эчлекне бушатабыз. Камырның кырларын җыеп күтәрәбез.

Калган камырны тагын ике өлешкә бүлеп җәябез. “Бөке” өчен бераз камыр калдырабыз. Бер җәемне матурлау өчен файдаланып, бәлешне бөрәбез. Уртасын тишеп, бөкене куябыз.

Бәлешне 180-200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 2 сәгать чамасы пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев