Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Күркә кайнатмасы

Арзанлы, гадәти булмаган һәм бик тәмле кайнатма әзерләргә өйрәнәбезме? Кышкы салкын кичләрне җылытыр өчен менә дигән тәмлүшкә булыр ул! ;-)Күркә кайнатмасы карап торышка сыек балны хәтерләтсә дә, тәме...

Арзанлы, гадәти булмаган һәм бик тәмле кайнатма әзерләргә өйрәнәбезме? Кышкы салкын кичләрне җылытыр өчен менә дигән тәмлүшкә булыр ул! 
Күркә кайнатмасы карап торышка сыек балны хәтерләтсә дә, тәме башка: баллы, аз гына әчкелтем. Урман сагызын һәркемнең чәйнәп караганы бардыр? Әнә шуный инде, кыскасы, тик күпкә тәмлерәк! Киттекме?

 

Нәрсәләр кирәк булачак?


1 кг яшь күркәләр (иң яхшысы – наратныкы, чыршыныкы да ярый);
су;
1 кг шикәр комы.

 

 

Күркәләрне кайда һәм кайчан җыярга соң?


Кайнатма өчен күркәләрның зурлыгы 3-4 см дан артмаска тиеш. Аларны шәһәргә якын урыннардан, юл кырыйларыннан җыймагыз. Күркәне урманда яшь агачлардан җыю яхшы булыр.
Июньнең икенче яртысы – күркә җыю өчен менә дигән вакыт. Җылырак җирләрдә яз ахырында ук, ә салкын өлкәләрдә июль уртасына кадәр җыярга мөмкин.

 

 

Кайнатманы ничек кайнатабыз?


Иң беренче эш итеп күркәләрне әйбәтләп юарга кирәк булыр. Ә хәзер аларның өстенә чиста су салабыз, ул күркәләрне 1,5-2 смга күмеп торырга тиеш.
Кәчтрүлне газга куеп кайнатабыз. Аннан соң плитәдән алып, капкач белән каплыйбыз һәм 12-15 сәгатькә калдырып торабыз.
Хәзер күркәләрнең суын башка савытка күчерәбез. Һәр 10 мл суга 100 г шикәр комы салабыз һәм әлеге катнашманы кире күркә өстенә агызабыз. Аннан инде утка куеп кайнатып чыгарырга һәм кайнаганнан соң тагын 5 минут ут өстендә тотарга кирәк булачак.
Шуннан соң кәчтрүлне уттан алабыз һәм 10 сәгатькә капкач каплап калдырып торабыз. 10 сәгатьтән соң шул ук процедураны янәдән кабатлыйюыз һәм тагын 10 сәгатькә калдырабыз.
Димәк, күркәләрне 3 тапкыр кайнатып, суытабыз булып чыга. Уңайлылык өчен, түбәндәге тәртиптә эш итәргә киңәш итәбез:
Иртән
Кич
Икенче көннең иртәсендә.
Өч тапкыр канатканнан соң күркәләрне банка төпләренә тезәбез һәм өсләренә ширбәтне (сироп) агызабыз. Тулысынча суынып беткәннән соң кайнатма куерыр. Кайнтмалы банкаларны капрон капкачлар белән каплап суыткычта яки тимер капкач белән ябып караңгы урында сакларга мөмкин.

 

 

Күркә кайнатмасының файдасы нидә?


Күркәләрдәге эфир майлары - иммунитетны ныгытыр өчен менә дигән чара. Күп кеше аны бронхит, йөткерүгә каршы куллана.

 

 

Зыяны бармы?


Әлеге кайнатмага аллергия булырга мөмкин. Шуңа күрә башта аз гына кабып карарга киңәш ителә, икенче көнне барысы да яхшы булса, ашарга мөмкин. Шулай да көненә ике-өч кашыктан артык ашамау хәерле булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев