Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Пхали

Гамарджоба! Без сезнең белән Грузиянең матур һәм тәмле милли ризыкларының берсе – пхали әзерләячәкбез.

 

Тарихы

Пхалиның бик борынгы тарихы бар. Аның беренче төрләре яшел үләннәр һәм яшелчәләрдән әзерләнгән дип санала. Вакыт узу белән, грузиннар аңа чикләвек, сарымсак, тәмләткечләр куша башлаганнар. Шулай итеп, бүген без белгән үзенчәлекле пхали барлыкка килгән.

Белеп тор!

Пхали – яшелчәләрдән әзерләнә торган традицион грузин кабымлыгы. Аның үзенчәлеге — яшелчәләрне тәмле чикләвек пастасы белән кушу. Пхалины шпинаттан, чөгендердән, кәбестәдән, фасольдән һәм башка яшелчәләрдән дә ясыйлар. Бу ризыкның 200дән артык традицион варианты билгеле.

 

Бу – кызык! 

Грузиядә хәтта 4 гыйнварда, Раштуа посты вакытында билгеләп үтелә торган пхали көне дә бар. Бу көнне гадәттә ярминкәләр уздыралар, анда бу ризыкның төрле вариантларын татып карарга була.

 

«Хинкали от Лали» грузин кафесы хуҗасы Лали Чохели безгә пхали ясарга өйрәтте.

Кирәк була:

Шпинат

Чөгендер

Кабак

Сарымсак

Чикләвек пастасы

Бераз тоз

Тәмләткечләр

1. Шпинатны яхшылап юабыз, бераз пешереп алабыз һәм суынгач, артык суын яхшылап сыгып чыгарабыз. Аннары ваклыйбыз.

2. Чөгендерне пешерәбез, чистартабыз һәм угычтан уабыз.

3. Кабакны суда яисә мичтә пешереп алабыз һәм изәбез.

4. Һәрберсенә сарымсак һәм чикләвек пастасы өстибез.

5. Барысын яхшылап болгатабыз. Аннары кулларыбыз белән кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз. Өстен матур итеп гранат төшләре белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев