Тәмле прәннек рецепты

21 апрель – Халыкара прәннек көне
Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле.
Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г камыр көпшәкләндергеч, кирәгенчә он.
Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.
Пешерү тәртибе. Йомырканың сарысын агыннан аерабыз. Камыр өчен барлык ингредеинтларны кушып, яхшылап болгатабыз һәм, кирәгенчә он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырдан түгәрәк прәннекләр формашлаштырабыз һәм майлы табага тезеп салабыз. Прәннекне духовкада, башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз.
Йомырка агына шикәр комы кушып миксер ярдәмендә яхшылап күпертәбез һәм әзер прәннек өстенә салып чыгабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?