ТӘРБИЯ
Бала хакына 138 килограммга ябыккан!
Лекси һәм Дэнни Рид барлык буш вакытларын диванда, көненә 8000 ккал ашап үткәргәннәр. Матурлык стандартларыннан ерак торсалар да, бер-берсен ничек бар шул килеш үлеп яратучы пар гаилә корып, бала тәрб...
Лекси һәм Дэнни Рид барлык буш вакытларын диванда, көненә 8000 ккал ашап үткәргәннәр. Матурлык стандартларыннан ерак торсалар да, бер-берсен ничек бар шул килеш үлеп яратучы пар гаилә корып, бала тәрбияләү хакында хыялланган.
Туй көннәрендә Лекси белән Дэннидан да бәхетле кеше булмый: ниһаять, алар кавыштылар, алар бергә!
Гаиләгә әверелгәч тә гадәтләнгән тормыштан баш тартмыйлар. Көн дә шул фаст-фуд, өйгә пицца китертәләр, кафеда төшке аш ашыйлар. Лекси да, Дэнни да сөйгәненнән тулысынча канәгать була.
Тора бара артык авырлыктан өйләрендәге җиһазлар ватыла башлый, урамда кешеләр бармак төртеп күрсәтә. Лекси ул вакытта 220, Дэнни 127 килога җитә.
Берничә тапкыр балага узу омтылышлары нәтиҗәсез булгач табибларга йөри башлыйлар. Артык авырлык аларның сәламәтлеген нык какшаткан һәм балага узарга комачаулаган икән. Шушы хәбәрне ишетүгә алар ябыгырга карар кыла.
Беренче эш итеп тулысынча менюларын үзгәртәләр. Барлык ашларны да үзләре әзерлиләр, бар җирдә дә калорий саныйлар, яшелчә һәм җиләк-җимешне яратырга мәҗбүр булалар.
Озак та үтми тренажер залына чират җитә. Хәтта ял көннәрендә дә кардиога йөри башлыйлар. "Артыңны күтәр һәм эшлә!" гыйбарәсе аларның девизына әверелә. Целлюлит һәм асылынып торучы тән тиресен күрсә дә, Лекси бирешми, алга таба ябыгуын дәвам итә.
Озакламый бу парны танымый башлыйлар.
— Элек Дэнни мине билемнән кочаклый алмый иде. Кулы андый озын түгел иде, чөнки, - дип көлә хәзер Лекси. Киңәш сораучыга шунысын гына әйтә алам: үзеңне яратырга кирәк! Менә мин, мисал өчен, 200 кг булганда да үземне бик ярата идем. Тик шунысын аңламадым: үземне яратканга үземне үк камилләштерергә тиешмен. Ә камиллекнең чиге юк.
Хәзер Лекси 82, ә Дэнни 87 кг. Яңадан яңа үрләр яуларга теләп, камиллек өчен әлегәчә көрәшәләр. Әле төп максатлары бар бит: бәхетле әти һәм әни булу. Яшьләргә уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев