Беләсем килә!
Кәҗә-мәкәрҗә!
Кушаматы: Патрик Фәнни атамасы: Нубиан кәҗәсе Классы: имезүчеләр
Кәҗә яшәгән сарай җылы һәм коры булырга тиеш. Кышын сарайдагы температура 8°С тан да түбән төшмәсен.
Бу мал эссене дә бик авыр кичерә. Шуңа күрә җәй айларында кәҗәне үлән ашарга иртәнге якта чыгарырга киңәш ителә. Ә эссе вакытта күләгәле урында булуы хәерле.
Кәбестә һәм кишер – кәҗәнең яраткан сые. Ләкин бу хайванга көненә 4 килограммнан артык яшелчә бирергә ярамый. Бозыла башлаган ризык ашату да тыела.
Кәҗәнең алдында һәрвакыт чиста су торсын.
Ана кәҗәне көн саен савалар. Сауган чакта аңа тавыш күтәрергә ярамый. Юкса, «сөте качарга» мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев