Арслан йолдызлыгында туган бала: тәрбияләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Арыслан йолызлыгы астында туган бала, гадәттә, шат күңелле, тиктормас була. Дөрес, аның бу сыйфатлары бар нәрсә дә ул теләгәнчә барганда ачыла. Аның юлына каршы чыксагыз, йә булмаса ул телгән нәрсәне аңа бирмәсәгез, мондый баланың тавышы каты булыр. Һәм сез, күп очракта, моңа түзмичә, ул теләгәнне үтәргә ашагырсыз.

Арысланнар кечкенәдән лидерлык сәләтенә ия булалар. Бу уен уйнаганда бигрәк тә нык сизелә: алар аны оештыра, башкаларны артларыннан ияртә. Моннан куркырга кирәкми, нибары балага артык ирек бирмәскә һәм контрольдә тотарга гына кирәк.
Бу йолдызлыктагы балаларга горурлык хисе хас. Шуңа өстәп, алар әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын тоеп яшәргә ярата. Шулай ук башка балалар белән чагыштырганда алар активрак һәм тынычсызрак. Еш кына аларны ялкаулык биләп ала. Бу очракта аларның ялкаулыгы белән килешергә кирәкми, чөнки бала акрынлап тиранга әйләнергә мөмкин. Кечкенә чактан ук башка балалар белән дә исәпләшеп, аларның сүзен игътибарга алган баланың яхшы кеше булып үсәчәгендә шик юк.
Арысланнар акыллы, яңа материалны тиз отып алалар. Бәлки сыйныфта иң яхшы укучы да булырлар иде, тик еш кына аларга ялкаулык аяк чала. Шуңа күрә мондый балаларда утырып дәрес әзерләү, үзлектән уку гадәтен булдырырга кирәк.

Арысланнарга ирек бирү мөһим, ул булмаса, алар рөхсәтсез генә иреккә чыгарлар.
Арыслан йолызлыгы астында туган баланы тәрбияләү җиңел түгел, тик сабырлык һәм түземлек күрсәтеп, мондый баладан яхшы кеше тәрбияләү өчен бар көчегезне куйсагыз, балагыз сезгә рәхмәт әйтер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.