Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага әйтергә ярамаган сүзләр

Психологлар фикеренчә, бала проблемаларының нигезендә ата-анананың бала белән дөрес сөйләшә белмәве ята.

Сүз кешене көчсезләндерә дә, канат та куя. Психологлар фикеренчә, бала проблемаларының нигезендә ата-анананың бала белән дөрес сөйләшә белмәве ята.  Бала тиз ышанучан,  саксызлык белән әйтелгән сүзләр аның хәтерендә озак саклана һәм төрле проблемалар китереп чыгаруга да сәбәп була ала. 

“Өлкәннәр сүзен тыңларга кирәк”

Бу сүзләрне күп кенә әти-әниләр еш кабатлый. Тик аларны ишеткәч, бала барлык өлкәннәргә ышанырга кирәк, дип уйлый башлый. Ләкин бу алай түгел. Әйтик, сабый янына таныш булмаган кеше килеп, үзе белән чакырса, сабый, әти-әнисенең сүзләрен истә тотып, аның артыннан барачак. Ә моның, үз чиратында, бала өчен куркыныч булуы ихтимал. Шуңа күрә «Әти-әниеңне һәм укытучыларны тыңларга кирәк», - дип әйтү яхшырак.

 

“Шыңшыма”

Әлеге сүзләрне ишетеп бала, үз хисләрен белдерү – начар гадәт, дип уйлый башлый. Ул үз-үзенә бикләнә, якыннарына ышанудан курка. Ә бу агрессив халәткә китерергә мөмкин. Шуңа күрә “Елама”, дип әйтәсе урынга “Сине нәрсә борчый? Нигә елыйсың?” дип сорарга кирәк. Шул вакытта сабый сезнең аңа карата битараф булмавыгызны аңлый. Елауның сәбәбен ачыклап, баланы тынычландырырга тырышыгыз.

 

“Саран булма”

Әйе, без баланың юмарт булуын телибез. Тик нәкъ менә шулай дип әйтүне бала башкача аңлый.  “Мин һәрвакыт  үз әйберләрем белән уртаклашырга тиеш” дип уйлый башлый. Бу очракта балага “Син уенчыкларың белән алмашырга теләмисеңме?” дияргә кирәк. Әгәр теләми икән, мәҗбүриләмәгез. Баланың үз фикере булырга тиеш. Тик шул вакытта мәрхәмәтлелек, юмартлык турында сөйләшергә кирәк.

 

 

 “Кара әле, әнә теге малай/кыз нинди тәртипле”

Мондый чагыштыруны ишетү, балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә авыр. Шушы сүзләрдән бала үз-үзенә ышанычын югалтачак. Беркайчан да икенче сабый белән чагыштырмагыз. Һәр бала уникаль һәм сәләтле.

“Үскәч белерсең”

Баланың мең дә бер соравына кайвакыт әти-әниләр шулай җиңел генә җавап кайтара. Тик бала үз сорауларына җавапны башкалардан эзли башлый яки Интернеттан таба. Әгәр бала уңайсыз сораулар бирә икән, “Мин әлегә сиңа җавап бирә алмыйм, әмма, һичшиксез, синең белән бу темага соңрак сөйләшәчәкмен”, - дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев