ТӘРБИЯ
1 сентябрь – беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучыларга гына түгел, бакчага баручылар өчен дә дулкынландыргыч көн. Әнидән башка, чит-ят кешеләр янында калу – ничек соң бу? Бүлмә дә таныш түгел, уенчыклары да, караваты да үзенеке түгел бит… Балада стресс булмыйча, нәрсә булсын, ди?!
Бу процесс һәркемдә төрлечә була. Чөнки ул берничә факторга бәйле:
– баланың характерына;
– гаиләдәге мөнәсәбәтләргә;
– баланың әнигә никадәр бәйле булуына;
– төркемдәге балаларның нинди булуына;
– тәрбияченең үз-үзен тотышына.
Аралашучан бала бакчага бер атнада ияләшергә, аны ярата башларга мөмкин. Башка сабыйга 2-3 атна, кайберәүләргә 1 ел кирәк булуы ихтимал.
Бала гаиләдә берүзе генә булганда да, бакчага озак ияләшә. Әкрен сабыйлар, конфликтлы гаиләдә үскәннәр дә проблемалар белән очрашмый калмый. Малайлар, кызларга караганда, бакчага авыррак ияләшә. Чөнки алар әнигә ныграк бәйле.
Сабый бакчага йөри башлагач, аның холкы үзгәрә. Бик аралашучан, үсештә булган сабый да холыксызлана башлый. Аның сөйләме начарланырга, ул үзе генә киенә алмый башларга мөмкин. Балаларның күбесе еш авырый башлый. Боларның барысы да – яңа шартларга ияләшү күренеше. Житмәсә, бу 3 яшь кризисына туры килә. Ияләшкәч, әлеге үзгәрешләр юкка чыга. Әгәр элеккеге күнекмәләренә кире кайтса, димәк, ияләшү процессы уңышлы булган дигән сүз.
Баланы психологик яктан алдан әзерли башлагыз. Балалар бакчасы, андагы балалар, уенчыкларның күп булуын сөйләгез. Бакча янында йөреп карап кайту да файдага гына булыр. Балада садик турында уңай караш булдырырга кирәк.
Баланың күнекмәләрен арттырыгыз. Әгәр ул үзе киенә, ашый, горшокка йөри белә икән, аңа ияләшүе дә җиңелрәк булачак.
Бакча режимына әзерлекне алдан ук башлагыз. Аны ял көннәрендә дә истә тотыгыз.
Өйдә балагызны сөегез, кайгыртыгыз. Бакчага йөри башлаган беренче көннәрдә аны ничек яратканыгызны әйтегез. Бу куркудан арындыру өчен кирәк.
Бакчага аның яраткан йомшак уенчыгын алып барырга мөмкин. Әлеге дус балага үзен ялгыз итеп хис итәргә ирек бирмәячәк.
Тәрбияче турында һәрвакыт яхшы сүзләр генә сөйләгез. Көне буе син хөрмәт иткән укытучы белән булу күпкә яхшырак.
Сабырлык, уңай мөгамәләдә булу, үз сүзеңдә нык тору – ата-аналарның төп инструменты. Әгәр әни, баласын бакчага озатканда, үзе дә елый икән, бу ситуацияне тагын да катлауландыра гына.
Бала кем белән озакка сузмыйча саубуллаша – бакчага да шул кеше илтергә тиеш.
Сабыр булыгыз. Балагызны әрләмәгез. Сезнең мәхәббәтегез аңа үзендә булган ышанычны арттырачак.
Баланы бакчага ничек ияләштерергә?
1 сентябрь – беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучыларга гына түгел, бакчага баручылар өчен дә дулкынландыргыч көн. Әнидән башка, чит-ят кешеләр янында калу – ничек соң бу? Бүлмә дә таныш түгел...
1 сентябрь – беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучыларга гына түгел, бакчага баручылар өчен дә дулкынландыргыч көн. Әнидән башка, чит-ят кешеләр янында калу – ничек соң бу? Бүлмә дә таныш түгел, уенчыклары да, караваты да үзенеке түгел бит… Балада стресс булмыйча, нәрсә булсын, ди?!
Сабый бакчага күпме вакыт ияләшә?
Бу процесс һәркемдә төрлечә була. Чөнки ул берничә факторга бәйле:
– баланың характерына;
– гаиләдәге мөнәсәбәтләргә;
– баланың әнигә никадәр бәйле булуына;
– төркемдәге балаларның нинди булуына;
– тәрбияченең үз-үзен тотышына.
Аралашучан бала бакчага бер атнада ияләшергә, аны ярата башларга мөмкин. Башка сабыйга 2-3 атна, кайберәүләргә 1 ел кирәк булуы ихтимал.
Бала гаиләдә берүзе генә булганда да, бакчага озак ияләшә. Әкрен сабыйлар, конфликтлы гаиләдә үскәннәр дә проблемалар белән очрашмый калмый. Малайлар, кызларга караганда, бакчага авыррак ияләшә. Чөнки алар әнигә ныграк бәйле.
Ияләшү процессы ничек бара?
Сабый бакчага йөри башлагач, аның холкы үзгәрә. Бик аралашучан, үсештә булган сабый да холыксызлана башлый. Аның сөйләме начарланырга, ул үзе генә киенә алмый башларга мөмкин. Балаларның күбесе еш авырый башлый. Боларның барысы да – яңа шартларга ияләшү күренеше. Житмәсә, бу 3 яшь кризисына туры килә. Ияләшкәч, әлеге үзгәрешләр юкка чыга. Әгәр элеккеге күнекмәләренә кире кайтса, димәк, ияләшү процессы уңышлы булган дигән сүз.
Ата-аналарга шпаргалка:
Баланы психологик яктан алдан әзерли башлагыз. Балалар бакчасы, андагы балалар, уенчыкларның күп булуын сөйләгез. Бакча янында йөреп карап кайту да файдага гына булыр. Балада садик турында уңай караш булдырырга кирәк.
Баланың күнекмәләрен арттырыгыз. Әгәр ул үзе киенә, ашый, горшокка йөри белә икән, аңа ияләшүе дә җиңелрәк булачак.
Бакча режимына әзерлекне алдан ук башлагыз. Аны ял көннәрендә дә истә тотыгыз.
Өйдә балагызны сөегез, кайгыртыгыз. Бакчага йөри башлаган беренче көннәрдә аны ничек яратканыгызны әйтегез. Бу куркудан арындыру өчен кирәк.
Бакчага аның яраткан йомшак уенчыгын алып барырга мөмкин. Әлеге дус балага үзен ялгыз итеп хис итәргә ирек бирмәячәк.
Тәрбияче турында һәрвакыт яхшы сүзләр генә сөйләгез. Көне буе син хөрмәт иткән укытучы белән булу күпкә яхшырак.
Сабырлык, уңай мөгамәләдә булу, үз сүзеңдә нык тору – ата-аналарның төп инструменты. Әгәр әни, баласын бакчага озатканда, үзе дә елый икән, бу ситуацияне тагын да катлауландыра гына.
Бала кем белән озакка сузмыйча саубуллаша – бакчага да шул кеше илтергә тиеш.
Сабыр булыгыз. Балагызны әрләмәгез. Сезнең мәхәббәтегез аңа үзендә булган ышанычны арттырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев