Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы чебен-черкидән ничек сакларга?

Уфф... бала үскән саен проблемалар арта гына бара икән, җәмәгать. Әле йөрергә өйрәнмәгән, тыныч кына коляскада ятучы баланы карау, саклауның бер авырлыгы да булмаган. Хәзер исә аны һәр почмакта нинди...

Уфф... бала үскән саен проблемалар арта гына бара икән, җәмәгать. Әле йөрергә өйрәнмәгән, тыныч кына коляскада ятучы баланы карау, саклауның бер авырлыгы да булмаган. Хәзер исә аны һәр почмакта нинди дә булса гадәттән тыш хәл сагалап тора...
Фото: pixabay.com
Бу юлы сүзем чебен-черкиләр турында булачак. Җәйнең бөтен рәхәтлеген менә шушы бөҗәкләр юкка чыгара да инде. Алар мине ярата, ә мин аларны күрә алмыйм! Кич белән урамга киенми чыгарга уйласам яки әлеге бөҗәкләргә каршы спрей кулланмасам, шундук камап алалар да, рәхәтләнеп тешлиләр. Ярар ла шулай гына булса, күп очракта әлеге урыннар минем зуур булып шешә, кычыта. Мошка тешләүләренә һәм корт чагуга, гомумән, аллергия! Аяк гөбе кебек шешеп, караваттан тора алмый ятуларым һаман хәтердә әле.
Ә иң куркынычы, бу яктан кызым миңа охшаган, ахрысы. Төс-кыяфәт атасыныкы, холкы да нәкъ әтисе, югыйсә. Миннән исә иң начар һәм кирәкмәгән нәрсәләрне генә алган диярсең, ачуым килмәгәе! Черки ише бөҗәкләр бигрәк ярата аны. Черки генә тешләсә дә, әлеге урын шундук кып-кызыл булып, кабарып чыга. Мескен кызчыгым төне буе интегеп, кашынып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә балам тугач, җәйге табигатьне тагын да ныграк яратмый башладым.
Быел бу проблема безнең өчен аеруча актуальләште. Чөнки күп вакытны табигатьтә, бакчада уздырырга туры килә. Ә монда бөҗәкләрнең ниндие генә юк. Кайберләре хәтта кояш кыздыра дип тә тормыйлар – авырттырып тешлиләр. Шуңа күрә биредә минем төп бурыч – баланы черки, мошкалардан саклау. Ә бу сез уйлаганча гына җиңел түгел.
Белгечләр тешли торган бөҗәкләрдән саклану өчен, беренче чиратта, киң, озын җиңле кием кияргә киңәш итә. Исегездә калдырыгыз: тәнгә сыланып тора торган кием черки, мошкалардан сакламый. Нәкъ менә киң кием кирәк. Тик 25-30 градуслы кызуда балага киң кием кигереп йөртеп булмый шул – ул аңа комачаулый, әледән-әле салып атарга маташа. Шул рәвешле, бөҗәкләрдән саклануның бердәнбер юлы – махсус лосьон яки спрейлар куллану булып кала.
Тик бала өчен зарары булмаган спрей табу шулай ук бер дә җиңел түгел. Өстәвенә, минем хәтердә бу өлкә белән бәйле начар мисал яши. Күршедә яшәүче бер ана баласын бөҗәкләрдән саклыйм дип, әлеге спрейны шулкадәр күп сиптергән ки, мескен бала агуланган. Әлбәттә, бу вакыйга берничә мәртәбә косу һәм йөрәк тибеше ешаю белән генә тәмамланган анысы. Тик, Алла сакласын, ни булмас. Шуңа күрә барысын да контрольдә тотуың мең өлеш артык.
Дөрес спрейны ничек сайларга соң? Белгечләр бала өчен иң зыянсызы – эмульсия, крем һәм карандашлар дип саный. Тик аларның төп кимчелеге – тәннән бик тиз юылалар. Ә спрейлар исә күпкә нәтиҗәлерәк. Тик инде бер кат ассызыклаганымча – алар тын юлларына бик тиз үтеп керергә һәм нәни организмны зарарларга сәләтле.
Кайсы фирмага өстенлек бирергә дигән сорауга да җавабым әзер. Бары тик кеше телендә булган спрей, кремнарны сайлагыз һәм аларны бары тик даруханәләрдә генә сатып алырга тырышыгыз. Ә менә ят нәрсәләрдән читтә торуың яхшырак.
Шулай ук, балага сөртер яки сиптерер алдыннан крем яки спрейны тәннең кечкенә генә урынына сөртеп карарга онытмагыз. Аллергия була күрмәсен!
Фото: pixabay.com
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев