Гадел Кутуй
(1903–1945)
Язучы Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 нче елның 28 нче ноябрендә хәзерге Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, соңрак гаиләсе белән Самара шәһәренә күченә. Унҗиде яшендә Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый да Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлаша.
1923 нче елда «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында Г.Кутуйның бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. 1924 нче елда «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Тагын бер елдан Г.Кутуй Казан шәрык педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Әдипнең егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. 1935 нче елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыккач, әдипнең исеме таныла.
1942 нче елның июнендә Кутуй фронтка китә. «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 нче елда Казанга вакытлыча ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле хыялый романын яза.
1945 нче елның язында Г.Кутуй хәрби госпитальгә эләгә һәм шул ук елның 15 нче июнендә Польшадагы Згеж шәһәрендә вафат була, шунда җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев