«Тукайны укып үсәбез!» марафоны узды
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Сабантуй» журналы «Тәртип» радиосы белән берлектә «Тукайны укып үсәбез!» марафонын башлап җибәрде.
Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле cөйләүче балалар 23 нче апрель көнне Казанда «ТАТМЕДИА» бинасында узачак марафонда катнашырга җыелды. Көн дәвамында Габдулла Тукай шигырьләре «Балачак» студиясендә яңгырап торды. Ә иң оста шигырь сөйләүчеләрнең тавышы «Тәртип» радиосында студиясендә яздырылды.
Моннан тыш, кунакка килгән укучылар өчен бу көнне махсус программа әзерләнде. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләп, аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу максатыннан төрле чараларда катнашты.
10.00-11.00 – Тукай китапларына сәяхәт. Татарстан китап нәшрияты балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән очрашу.
11.00-12.00 – язучы, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон белән очрашу.
13.00-14.00 – Тукай мирасы – музейларда. Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре белән очрашу.
14.00-15.00 – «Балама» остаханәсеннән куен дәфтәре ясау буенча остаханә.
Көндезге 12.00 дә исә «Татмедиа» бинасының 1 катында, холлда «Тукайны укып үсәбез!» марафонын тантаналы ачылышы булды. Марафонга беренчеләрдән булып «Татмедиа»да эшләүче журналистларның балалары кушылды. Алар Г.Тукай шигырьләрен сөйләде. Ә шагыйрьнең туган ягы Арчадан аның якташлары – Арча музыка мәктәбе филиалына йөрүче 5 гимназия баянчы һәм курайчыларыннан музыкаль cәлам яңгырады. Алар чарага бәйрәм рухын өстәп җибәрделәр. Татар шагыйре Г. Тукай иҗаты яшь каләм чарлаучы укучыларга да илһам бирә. Арчадан яшь шагыйрь Ильяс Сабиров үзе язган шигырен бүләк итте. Бәйрәм бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган талантлы Рөстәм Хөсәенов башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Башка милләттәшләребез марафонга онлайн форматта да кушыла алачак. Ул «Сабантуй» журналының социаль челтәрләрендә дәвам итәчәк.
Фотолар: https://tatar-inform.tatar/photo/tukainy-ukyp-usabez-marafonynyn-tantanaly-acylysy-fotoreportaz-5854711
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев