Баланың өй эшләре: ярдәм итәбезме, мөстәкыйль башкарсынмы?

Гадәттә, бу темага әти-әни өй эшләрен эшләү артык күп вакытны ала һәм нервларны бетерә башлагач уйлана.

Бала әти-әни белән эшләгән өй эше дөрес дип уйларга күнегә, шуның белән җаваплылыкны үз өстеннән төшерә. "Әни, бу биремдә куяннарны дөрес санамагансың!" - дияргә җайлырак бит. Шуңа да ул элеккегечә әти-әни белән укуны даулый.
Әни кеше хатаны күреп алып "Тагын бер кат тикшер!" - дия. Әти кеше таякларны дөрес санамаганын искәртә. Дөрес төсне кулланырга кушу, төшеп калган хәрефне күрсәтү, хатаны табу - боларның барысына да әти-әни ярдәм итеп җибәрә. Сез бу рәвешле, әлбәттә, балагызны ялгышлардан сакларсыз, тик аны мөстәкыйль булудан мәрхүм итәрсез.
Өй эшен үзлектән эшләү портфельдән дәфтәрне тартып чыгарудан түгел, ә мәктәптә өй эшен дөрес итеп язып кайтудан башлана. Беренче эш итеп, балагызның уены шуны кертегез. Кайткач "Нинди билге алдың?"нан соң, "Нинди өй эшләре куштылар?" дип сорарга гадәтләнегез.
Дәрес өстәле артына утыргач, биремнәрне башта үзеннән эшләтегез. Аннары тикшерегез, хаталарын үзенә табарга кушыгыз, аңламаган өлешен аңлатып җибәрегез. Шулай итеп тора-бара хатасыз эшләргә өйрәтерсез, игътибарлылыкны да чыныктырырсыз.

Балага өй эшләре белән булышу әти-әти өчен гадәти күренеш. Беркем дә бу эштән сезне тыймый. Тик карандашын үзегез очлап биреп, гербариен үзегез ябыштырып, хәреф хаталарын үзегез төзәтеп чыгарга ашыкмагыз. Юл күрсәтеп, үсендереп торуыгыз да җитә. Үзе тотып өйрәнерлек булсын. Шул очракта җаваплылык хисе булган, уңышлы, мөстәкыйль шәхес тәрбияләрсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.