Баланы йөзүгә биргәндә ниләргә игътибар итәргә?

Һәр спорт төре үзенчә яхшы. Ләкин балагызга еш салкын тия, төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы түбән икән, аны, иң яхшысы, йөзүгә йөртү. Йөзүнең төп файдасы нидә соң?
- Сәламәтләндерә
- Чыныктыра
- Нерв системасын ныгыта
- Сөяк-мускуллар ныгый
- Йөрәккә файдалы
- Сулыш органнарына яхшы тәэсир итә
- Ритмик хәрәкәтләр булдыра
Белгечләр, бассейн сайлаганда, игътибарлы булырга киңәш итә. Аның балалар өчен каралган булуы зарур. Үзегезгә туры килгән бассейн тапмасагыз, ашыкмагыз. Әгәр инде ул табылган икән, тренер сайларга мөмкин.
Балагыз белән кем шөгыльләнәчәген белү өчен, тренерның дәресенә барыгыз. Аның балалар белән эшләвенә игътибар итегез. Белеме, эш тәҗрибәсе турында сорарга кыенсынмагыз. Нинди методика буенча дәресләр бирүен белешегез. Тренер махсус белемле булырга, классик алымнар буенча эшләргә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эш йөртә белергә тиеш.
Болар барысы да бик мөһим. Чөнки беренче тренердан күп нәрсә тора: бала бу спорт төрен үз итәчәкме, әллә шөгыльләнүдән баш тартачакмы. Баладан чемпион әзерләргә тырышмагыз. Иң мөһиме – аның сау-сәламәт булып үсүе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.