Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Безнекеләр Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында

Татарстан укучылары РФ республикаларындагы дәүләт телләрен белү буенча үткәрелә торган Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашалар. Чара 1-4 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә уза.Финал турында к...

img_20161103_135313
Татарстан укучылары РФ республикаларындагы дәүләт телләрен белү буенча үткәрелә торган Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашалар. Чара 1-4 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә уза.


Финал турында катнашучылар арасында - Казандагы Мәскәү районының М.С.Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназия укучысы Алинә Болгарова, КФУ каршындагы IТ-лицей укучысы Динә Әхмәдиева, Киров районындагы 4 нче номерлы гимназия-интернат укучысы Диләрә Җамалетдинова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ Талипова һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Чулпан Гарифҗанова, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф министрлыгы сайтында.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан, фото v.2016.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев