Чәчәкләр тотып кулга...

1 сентябрь бәйрәменә чәчәкләр бәйләме ямь өстенә ямь бирә. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар беренче укытучыларын, башка сыйныфлар мөналлимнәрен котларга ашыга. Чәчәк сайлаганда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

- Бәйләм артык зур булмасын. Баланың аны озак кына тотып торасы бар. Монда иң зур букет – иң матуры, дигән уй булырга тиеш түгел. Оста итеп ясалган кечкенә генә чәчәк композициясе дә күңелгә хуш килә ала. Шул ук вакытта бәйләмнең нык итеп ясалган булуы зарур.
- Флористлар 1 сентябрь бәйләмнәрендә көз төсләре чагылыш тапса яхшы, дип белдерә. Мәсәлән, кызгылт-сары, куе кызыл, ак.
- Иң туры килгән чәчәкләр: кашкарый (астра), көнбагыш чәчәге, цинния, гладиолуслар, канәфер (гвоздика), гортензия, дәлия (георгин). Алтын чәчәктән (хризантема) торган бәйләм дә – бик шәп вариант. Бу чәчәкләр озак саклана, шуңа аларны кичтән үк әзерләп куярга була.
- Гөлчәчәк (роза) матур булса да, Белем бәйрәмендә аны укытучыга бирү бик үк дөрес булмас. Ләкин гөлчәчәкне катнаш букетларда кулланырга мөмкин. Бик каты исле чәчәкләр сайлау да киңәш ителми. Мәсәлән, лилия чәчәкләре шундыйлардан.
- Миләш, балан ботаклары белән бизәү бәйләмне үзенчәлекле итәчәк. Имән, өрәңге яфраклары, каштан чикләвеге, декоратив алмалар кулланырга була.

Ләкин бәйләмнең яхшы төрелгән булуына да игътибар бирми калмагыз, ул кулларны пычратырга яки киемдә эз калдырырга тиеш түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.