Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала белән кибеткә... яки Өйдән чыкмый гына матур итеп киен

Бәби тугач, хатын-кызның тормышы тамырдан үзгәрә. Кибеттән кибеткә йөрү, озаклап кием сайлау кебек “эшләр” арткы планга күчә. Ярар ла, үзеңә беренче чорда авырлы вакытка кадәр кигән киемнәрең дә ярап...

Бәби тугач, хатын-кызның тормышы тамырдан үзгәрә. Кибеттән кибеткә йөрү, озаклап кием сайлау кебек “эшләр” арткы планга күчә. Ярар ла, үзеңә беренче чорда авырлы вакытка кадәр кигән киемнәрең дә ярап торыр. Ә бит балага кием-салым берөзлексез кирәк. Андый чакта әниләргә интернет-кибетләр ярдәмгә килә дә инде...

Дөресен генә әйткәндә, бәби тапканчыга кадәр мин әлеге төр сату-алулар белән гомумән дә кызыксынмадым. Гомумән, интернет аша кием сайлау мине куркыта иде. Аннары соң ни өчендер аңымда “интернет аша алган әйбер – сыйфатсыз” дигән ялгыш фикер дә формалашкан. Шуңа күрә көне-төне интернетта утыручы халыкка карап, чын мәгънәсендә аптырый, сәерсенә идем.
Тик бәби алып кайткач, әлеге төр сату-алуларга карата фикерем тамырдан үзгәрде. Гомумән, әлеге төр кибетләрдә шактый сыйфатлы, халык арасында дан казанган брендларны арзан бәядән эләктереп була икән бит! Ничек дисезме, хәзер сезне дә өйрәтәм!
Билгеле булганча, интернет-кибетләр берничә төргә бүленә. Кемдер махсус сайтларга кереп, үзе заказ бирә дә, берничә атнадан заказын кулына да ала. Шулай да, яшь әниләр арасында интернет сату-алуларының иң популяр төре – русчалатып әйтсәк, “совместные закупки”. Ягъни, берничә кеше бергә берләшәләр дә, билгеле бер товарны арзан бәядән сатып алалар. Товар килеп җиткәч исә, аның аврлыгы өчен генә түлисе кала.
Әлеге төр сату-алуларны кайдан табарга соң дисезме? Дөресен әйтим, социаль челтәрләр алар белән шыплап тулган. Кайсыбер төркемнәр шул дәрәҗәдә үскән, камилләшкән ки, алар чын мәгънәсендә бизнеска әверелгән. Һәм ул бизнес әлеге сату-алуларны оештыручы өчен генә түгел, сатып алучылар өчен дә отышлы!

Берничә мисал китерәм. Мәсәлән, мин балама барча кием-салымны диярлек шул төркемнәрдән сатып алам. Беренчедән, баланың размерларын төгәл беләсең. Сатып алган киемең бераз зуррак булса да ярый - озаккарак җитәчәк! Икенчедән, әлеге кием-салымны АКШ һәм Англиядән туры кайтаралар. Ышанасызмы-юкмы, аларга бәя безнең кибеттәге шул ук товар белән чагыштырганда 2 тапкырга (!) арзанрак. Мәсәлән, мин ярата торган брендларның барысы да диярлек Казан сәүдә үзәкләрендә бар. Кызыма сатып алган күлмәкләр анда 2000 сум тора. Ә мин исә шул ук күлмәкне әлеге төркемнәр аша 800 сумга (!) сатып алам. Менә шулай.
Күптән түгел генә әлеге төркемнәрдән үземә дә кием-салым карый башладым. Размер мәсьәләсендә мин шактый куркак кеше. Шуңа күрә бездәге сәүдә үзәкләрендә булган брендларны гына карарга тырышам. Башта кибеткә барып, андагы ассортимент белән танышам, күңелемә ятканнарын киеп карыйм. Аннары исә әлеге сайтларда ташламалар башланганны көтәм. (Шуны әйтеп кую урынлы булыр: Америка һәм Европадагы ташламалар чорын бездәге скидкалар белән чагыштырып та булмый. Бездә кием-салымга күп дигәндә 40 процент ташлама бирсәләр, анда исә бу сан 70, хәтта 80 процентка кадәр җитәргә мөмкин).

Бер генә мисал китерәм. Кышкы ташламалар чорында кибетләрнең берсендә ап-ак свитерга күзем төште. 50 процент ташлама белән 2600 сумга саталар. 5 000 сум торган булган, янәсе. Ташлама яхшы, ал да кайтып кит бит инде. Юк, алмадым – акча жәлләдем. “Ярый әле алмаганмын”, - дип утырам хәзер. Чөнки күптән түгел генә әлеге брендның инглиз телендәге сайтында нәкъ шушы свитерны 850 сумга сатып алдым. Көз көне рәхәтләнеп киеп йөрергә исәбем. Бездәге 5 меңлек свитер бит ул!!!
Менә шулай, җәмәгать. Көннәр буе интернетта утыручы әниләргә гел сәерсенеп карыйсы түгел икән!!! Алар эш белән мәшгуль. Ким дигәндә, гаилә бюджетын экономиялиләр...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев