Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала "кыйммәткә төшә"!

Нәни бала һәм акча... Беренче карашка әлеге сүзләрне берничек тә үзара туры китереп булмый кебек. Тик ышаныгыз: әлеге ике сүз күренмәс җепләр белән үзара ай-һай тыгыз итеп бәйләнгән! Әгәр дә бераз гын...

Нәни бала һәм акча... Беренче карашка әлеге сүзләрне берничек тә үзара туры китереп булмый кебек. Тик ышаныгыз: әлеге ике сүз күренмәс җепләр белән үзара ай-һай тыгыз итеп бәйләнгән!
Әгәр дә бераз гына яшьрәк чагым булса, “бала алып кайтканчы, акча җыегыз” дигәнрәк сүзләрне ишетеп шаккатыр идем. Әле алай гына да түгел, шушы җөмләне әйтергә батырчылык иткән затка карата ким дигәндә нәфрәт хисе уяныр иде. Хәзер исә бу сүзләрнең дөреслегенә чын мәгънәсендә инандым. Бу язманы азагына кадәр укып чыксагыз, сез дә ышанырсыз.

Балага узгач, хатын-кыз үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы була башлый. Анализ өстенә анализ бирә, атна саен диярлек хатын-кызлар поликлиникасына йөри. Билгеле булганча, хатын-кызлар консультациясендә йөклелекне күзәтү бушлай. Ә инде уңайлылык яратучылар, кагыйдә буларак, шәхси клиникаларны сайлый (андыйлар хәзер аеруча бихисап). Бәяләргә тукталсак, 9 ай дәвамында шәхси клиникага кунакка барган кебек йөрү өчен хатын-кызга якынча 50 мең сум акча чыгарып салырга туры килә.
Әлбәттә, бу бәягә барча анализлар һәм УЗИ кебек хезмәтләр кертелгән. Шулай да, булачак әниләр хәзер УЗИ узар өчен республиканың аеруча танылган, иң яхшы белгечләренә эләгергә тырыша. Аларга язылу өчен исә, кагыйдә буларак, 1-3 ай алдан шалтырату таләп ителә. Билгеле инде, әлеге белгечләрнең хезмәте өчен 700-800 сум гына түгел, ә 1500-2500 сум күләмендә акча кирәк. Шул рәвешле, өч тапкыр УЗИга барып кайту өчен кесәдән якынча 5-8 мең сум акча “чыгып очачак”.

Өченче УЗИга барып кайткач исә, булачак әнинең төп эше - бала тудыру йортына сумка тутыру һәм бәбигә кирәк-яраклар әзерләү. Шәхсән мин йөклелекнең 37 нче атнасы киткәндә роддом өчен ике зур сумка тутырып, ишек төбенә китереп куйган идем инде. Шул ике букчада ничә сумлык әйбер бар иде дип уйлыйсыз? Теш пастасы, чиста су, баланы роддомнан алып чыгу өчен дип махсус алынган конверт белән бергә төгәл 7000 сумлык “товар” җыйганым бүгенгедәй хәтердә. Әле кайбер бала тудыру йортларында компрессияле оеклар да алып килергә кушалар. Казанда әлеге оекларга иң түбән бәя исә – 1500 сум.
Тагын бер аеруча мөһим пунктны онытып җибәргәнмен икән бит! Ул да булса – роддом сайлау! Әйе-әйе, миңа калса, хәзерге вакытта бала тудыру йортына бер табиб белән дә сөйләшмичә, акча түләмичә эләгүче хатын-кызлар бармак белән генә санарлык. Мәсәлән, Казанның һәрбер бала тудыру йортында табиб белән махсус килешү төзү мөмкинлеге бар. Бәяләр исә 25-35 мең аралыгында тирбәлә...

Ярар, бәби, ниһаять, өйдә ди. Балага ниләр кирәк? Әлбәттә, карават (иң түбән бәя – якынча 4000 сум), караватка матрас (иң түбән бәя – 1000 сум), коляска (күпләр 15-16 мең сумлык коляскаларга өстенлек бирә, 25-30, 60-65 мең сумлык коляска сатып алучылар да бихисап). Билгеле, бу – шактый чыгым таләп итә торган товарлар. Кайберәүләр әле болар белән беррәттән сабыйга бишек, шезлонг ише җайланмалар да сатып ала.
Әгәр инде көндәлек кирәк-яракларны да кушсаң, чәчләр тагын да үрә тора! Кием-салым, аптечкага гына да 6000 сумлап акча кирәк. Мәсәлән, подгузникларны гына алыйк. Зур пакеттагы иң очсызлы подгузниклар, ким дигәндә, 800-900 сум. Аларны һәркөн кидерә башласаң, 90 подгузник ике атнага да җитми. Баланың авырлыгы арткан саен подгузникка бәя үсә. Ә иң сәере: бәя үскән саен пакет эчендәге подгузниклар саны да кими. Кайбер әниләрнең балаларын 3 айда ук “тәпи тота” башлаулары шуннан аңлашыла да инде. Ә өч айга кадәр пеленка-ыштан юарга мөмкин, чөнки бала әллә ни актив түгел.

Миннән тагын бер киңәш: булачак әниләр, сез хәзердән үк “бала тугач, сөтем җитсә ярар иде” дип теләгез! Әгәр дә сатып алынган смесь ашатырга туры килсә, акча ягы тагын да саегачак. Мәсәлән, кибетләрдә гадәти 400 граммлы смесь якынча 400 сум. Әлеге савытның күп дигәндә 4 көнгә җитүен исәпкә алсак, баланы ашату өчен генә дә аена 3000 сум акча кирәк булуы аңлашыла...
Ярар, язманы озакка сузмыйча гына нәтиҗә ясыйк. Бала алып кайтып, аны кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен генә дә ким дигәндә 35 мең сум акча кирәк икән бит. Бу – түләүле хезмәтләрдән гомумән дә файдаланмаган очракта. Тик андыйлар хәзер бар микән?..
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев