Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала янында талашабыз...

Гаилә булгач, төрле хәлләр була - табак-савыт шалтырамый тормый, диләрме әле? Ә гаиләдә беренче бала тугач исә, табак-савыт шалтырый торган көннәр тагын да арта. Яңа тормыш башлана һәм аңа тиз генә кү...

Гаилә булгач, төрле хәлләр була - табак-савыт шалтырамый тормый, диләрме әле? Ә гаиләдә беренче бала тугач исә, табак-савыт шалтырый торган көннәр тагын да арта. Яңа тормыш башлана һәм аңа тиз генә күнегү мөмкин түгел. Әгәр дә хатын-кызда русчалатып әйткәндәге “послеродовая депрессия” дә башланса, хәлләр тагын да мөшкелләнә...

Мондый очракларда үз-үзеңне кулда тоту, талашуны югары тонда фикер алышуга гына кайтарып калдыру бер дә җиңел түгел, җәмәгать. Эштән кайтып кергән иргә сүз белән бәйләнү генә җитми, кыйнап атасы килгән чаклар да була. Сәбәбе булса иде әле...бер сәбәпсез! Ни әйтсәң дә, депрессия бит!
Тик мин, авырлы вакытта психология белән бәйле китаплар укыган кеше буларак, сабыйлар күз алдында ир белән талашмаска кирәклеген бик яхшы белә идем. Бу өлкәнрәк балалар гына түгел, ә яңа туган сабыйларга да кагыла! Бактың исә, яңа туган сабыйлар аңсыз рәвештә үз янындагы кешеләрнең кәефен, тавышларын, тонын тоярга, сиземләргә сәләтле икән. Агрессия аларга зур тәэсир ясый ди. Өлкәнрәк балалар турында исә әйтеп тә торасы юк. Кычкырыш-талаштан соң алар, гадәттә, кычкырып елый яки тәртипсезленә башлыйлар. Әгәр дә шундый күренешкә тап булгансыз икән,белегез: сезнең гауга балага начар тәэсир ясаган!
Тавыш-гауга еш кабатлана икән, бу гомумән начар. Андый гаиләләрдә бала тынычсыз йоклый, еш көйсезләнә, ашаудан калырга мөмкин дип белдерә табиблар. Нәтиҗәдә, ул үз-үзенә ышанычы булмаган, күңелендә һәрвакыт ниндидер купку йөртә торган, нервылары начар кеше булып үсә...
Куркыныч, име... Әле дә хәтерлим, ул чагында мин үз-үземә балам янында ирем белән беркайчан да талашмаячакмын дип сүз биргән идем. Тик инде өстәрәк бер кат әйтеп узганымча, бу бер дә җиңел булып чыкмады. Тиздән әни булуыма ике ел тула. Шушы вакыт эчендә бала янында ирем белән бер тапкыр да талашмадык, дип мактана алмыйм. Шулай да, әллә ни зур тавыш-гауга чыгармадык, Аллага шөкер.
Ә күптән түгел шуны аңладым: балабыз безгә шулкадәр каты бәйләнгән ки, кәефебезнең ниндилеген бик яхшы тоеп, һәрвакыт белеп тора. Безнең югары тонда аралашу гына да аңарга зур тәэсир ясый. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә машинада барганда, ирем белән нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшә башладык. Шулчак минем иремне җиңә алмаганга шулкадәр ачуым чыкты ки, елап җибәрдем. Әлбәттә, тыныч кына... Өстәвенә, балам күз яшемне күрмәсен дип читкә борылдым. Баланың кулында алма иде. Ул бераз тыныч кына барды да, миңа: “әни-әни матуур”,- дип, миңа карап елмая башлады. Аннары кулындагы алмасын миңа сузды. Юата, янәсе. Аннары исә: “Әтии, әнии, миин яратам”, - дип нәтиҗә ясады. Дуслаштырды безне.
Башка очракларны хәтерләмим. Тик менә монысы минем күңелгә бик озакка кереп утырды булса кирәк. Мин кызымның бу кадәр игътибарлылыгына чын-чынлап таң калдым. Хәзер исә ирем белән бала янында акырышу гына түгел, бәхәсләшмәскә дә тырышабыз.
Ә күптән түгел генә комлыктагы әниләрнең нәкъ менә әлеге темага үзара фикер алышуын ишеттем. Инде әйткәнемчә, талашмый торган гаиләләр юк. Тик менә кайсыбер гаиләләрдә әти кеше баланы шәхес буларак кабул итми икән. Янәсе, ул берни дә аңламый, ул әле кечкенә. Ә яңа туган сабыйның барысын да аңлау, тоюы исә – әкият! Андый гаиләләрдәге балаларга бик читендер инде, ә..?

Сез миннән: “ир белән талашуны кичектерү яки тиз арада тынычлану өчен нәрсә эшләргә соң?” - дип сорыйсыгыз киләдер. Дөресен әйтәм: мин эчтән генә 100 гә кадәр саный башлыйм. Бик каты нервыланам икән, тиз генә бала булмаган башка бүлмәгән кереп бикләнәм, тынычланырга тырышам. Башка файдалырак рецептым юк, гафу итегез.
Әйтегез әле, ә сез бала янында ирләрегез белән талашасызмы? Юк икән, тимер нервыларның рецептын языгыз әле.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев