Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балаларны җәйге эпидемияләр сагалый...

Моңа кадәр мин эпидемияләр көз һәм кыш айларында гына активлаша дип уйлый идем. Алай түгел икән бит. Стоматит, энтеровирус, розеола, салкын тию кебек авырулар нәниләрне адым саен сагалап тора. Хәзер ш...

Моңа кадәр мин эпидемияләр көз һәм кыш айларында гына активлаша дип уйлый идем. Алай түгел икән бит. Стоматит, энтеровирус, розеола, салкын тию кебек авырулар нәниләрне адым саен сагалап тора. Хәзер шуларга Төркиядән кайта торган коксаки да кушылды... Уф, барысын да уйлый башласаң, беркая чыкмый өйдә генә утырырга кала, җәмәгать...

Әйе-әйе, җәй айлары да төрле авыруларга бай икән бит! Моңа кадәр “әни” статусым булмагач, аларның күбесе турында ишеткәнем булмаган. Аның каравы, хәзер мин алар буенча русчалатып әйтсәк, “ходячая энциклопедия”.
Мәсәлән, стоматит, розеола һәм гади ОРВИ ны гына алыйк. Хәзерге вакытта хастаханәләр нәкъ менә әлеге авырулы балалар белән тулган дип сөйлиләр. Кагыйдә буларак, әлеге чирләрнең барысы да кинәт кенә температура күтәрелүдән башлана һәм тамак төбе кызара. Табиблар исә бары тик бер генә җөмлә кабатлый – “сездә ОРВИ”. Ә стоматитмы, розеоламы икәнлеген исә температура күтәрелеп, 3-4 көн узгач кына аңлап була. Хәтта, кан анализы да ярдәм итмәячәк.
Боларның барысын да каян беләсең, дисезме? Кызганыч, әлеге авырулар безне дә читләтеп узмады шул. Инде бишенче көн беркая чыкмый өйдә генә утырабыз. Беренче көнне иртүк температура 38 гә күтәрелде. Шул ук көнне кичкә исә гомумән дә 39,6 га кадәр менде. Миндә шундук паника башланды. Ярый әле якшәмбе көн туры килде. Ирем өйдә булмаса, дөнья бетәсе иде.

Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырттык. “Аларны ике-өч сәгать көтәргә кирәк инде”, - дигән уй гына күңелне шомландырды. Шуңа күрә өметне өзеп, ДРКБ га юл тоту карары кабул ителде. Тик ашыгыч ярдәм хезмәте турында ялгыш фикердә булганбыз икән бит. 03 кә шалтыратып, 10 минут үттеме-юкмы, килеп тә җиттеләр. “ОРВИ га ошаган”, - дигән нәтиҗә чыгарылды. Нишләргә кирәклеген өйрәттеләр дә, чыгып та киттеләр. Дәвалау курсын исә участок табибы язарга тиеш булды.
Уфф, төнне йокысыз уздыруның нәрсә икәнлеген бәби табып бер ел узгач кына аңладым, җәмәгать. Төне буе бала караваты янында утырып чыктым. Тын аламы, температурасы 40 ка җитмәгәнме - шуларны уйлап, күзгә йокы кермәде. Ә температура төшәргә уйламады да. Икенче көнне гомумән дә 39.8 гә кадәр күтәрелде. Миндә тагын паника! Иремне эштән чакырып кайтарып, ашыгыч ярдәм һәм участок табибыннан рәт чыкмас дип, ДРКБ га юл тоттык. Тамак төпләрен карап, кан анализларын алгач, шул ук ОРВИ диагнозы куелды. “Гади салкын тию болай көчле температура бирми бит инде. Бәлки бездә розеола яки стоматиттыр, ә?” – дим педиатрга. (Күп баланың шулай авырганын беләм чөнки). “Юк, әлегә гади ОРВИ. Берничә көннән розеола яки стоматитка әверелергә мөмкин”, -ди. Менә сиңа мә! Күрәсезме, табиблар балага диагнозны ничек куя? Бүген – ОРВИ, иртәгә – башка нәрсә. Аңламассың...
Ә, тагын бер мөһим пунктны онытып торам икән бит әле. Участок табибы безгә “баланың тамагы шешкән”, - дип антибиотиклар язды. ДРКБ дагы табиб исә “эчәсегез килсә, эчегез” дип кайтарып җибәрде. Русчалатып әйтсәк, табиблар антибиотикларны күп очракта “перестраховаться” итеп кенә язалар булып чыга. Ә мин шуны аңламыйча, баланың иммунитетын боздым.

Нишләп шундый фикергә килдең, дисезме? Чөнки, температура күтәрелеп биш көн узгач, кызымның тәне вак-вак бетчәләр белән капланды. ОРВИ түгел, розеола булды ахрысы. Антибиотик эчертәсе дә булмаган! Бу диагнозны үзем генә куйдым әлегә. Педиатр ни әйтер менә...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев