Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Кечкенә бала белән кайда ял итәргә?

Быелгы җәй җәй төсле дә түгел. Кояш нурларында иркәләнеп, тән каралтып ятып булмас, ахрысы. Шуңа күрә халык бер-бер артлы чит илгә оча да инде. Минем дә очасым килә... Тик күкрәк баласы белән өйдән ер...

Быелгы җәй җәй төсле дә түгел. Кояш нурларында иркәләнеп, тән каралтып ятып булмас, ахрысы. Шуңа күрә халык бер-бер артлы чит илгә оча да инде. Минем дә очасым килә... Тик күкрәк баласы белән өйдән ерак китү куркыта.

“Диңгез, кояш, пляж... Ашарга пешерәсе, табак-савыт юасы түгел – матур итеп киенгән официантлар сине берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар белән сыйлый. Телисең икән диңгездә йөзәсең, я булмаса, бассейнда ял итәсең...” Көн саен диярлек мин менә шундый төш күрәм. Коеп яуган яңгыр тавышына уяну исә шундук кәефемне кыра. Өстәвенә, социаль челтәрләр дә чит илдә ял итүчеләрнең фото-видеолары белән шыплап тулган.
“Ул кадәр чит илгә ашкынсаң, чык та кит! Кем тота...” диярсез сез. Бик китәр идем дә бит, күкрәк баласы белән самолетта очу ни өчендер куркыта. Акклиматизация, самолет очып киткәндә һәм төшкәндә һава басымы үзгәрү кебек күренешләр дә шүрләтә, билгеле.
Ә чынлыкта исә күпләр өчен кечкенә бәби белән сәяхәткә чыгып китү берни тормый. Кемдер баласына 1 яшь тулганны көтсә, башка берәүләр “6 ай булсын инде, аннары барырбыз”, - дип план кора. Араларында 2-3 айлык бала белән ялга очучы аеруча кыю әниләр дә бихисап.
Дөресен генә әйткәндә, бала белән чит илгә очуның бер авырлыгы да юк диләр. Бу мәсьәләдә аеруча тәҗрибәле әниләр беравыздан: “Бала белән ялга очу өчен иң уңайлы чор - нәнинең 2-3 айлык вакыты”, - дип ассызыклый. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге чорда бала бөтен вакытын диярлек йоклап уздыра. Ашарга гына уяна торган бала белән ял итүнең рәхәт булачагы көн кебек ачык.

6 айдан соң исә хәлләр бераз мөшкелләнә. Бала уйнарга тели, көненә ике-өч йокласа бик әйбәт. Шуңа күрә сезгә киңәш – әгәр дә ял итү өчен шактый ерак экзотик илләрне сайлыйсыз икән төнге рейсларны сатып алырга тырышыгыз. Бу очракта бала 8-9 сәгатьлек юлны төнге йокыда уздырачак. Йокысы да туячак. Әгәр дә инде Төркиягә очарга теләсәгез, төнге рейслардан баш тартуың хәерле. Нигә дисезме? Кагыйдә буларак, мондый очракларда самолетка төнлә утырырга туры килә. 3-4 сәгать кенә йоклаган бала, әлбәттә, елаячак. Өстәвенә, үзең дә эт булып арачаксың...
Тагын бер файдалы киңәш: ерак араларга оча торган самолетларда 1 яшькә кадәрге балалар өчен махсус бишекләр (люлька) каралган. Ул иң алдагы урыннар алдындагы стенага беркетелә. Бала шунда утырып уйный, тели икән үрмәли ала. Йокласа бигрәк яхшы. Әти белән әнигә дә ял итеп алу мөмкинлеге туа. Тик әлеге бишекләрне алдан сорап куюың хәерле. Аларның саны чикләнгән, диләр.

Күпләрне “колясканы нишләтергә?” дигә сорау борчый. Ял итәргә бару өчен очсызлы гына җип-җиңел коляска сатып алсагыз яхшы. Хәер, күпләрдә ул бардыр да инде. Шунысы мөһим, аны багажга бирү мәҗбүри түгел. Самолетка менгән вакытта аны экипаж вәкилләре алып кала, төшкәндә исә кире бирә. Күрәсез, бик уңайлы.
Менә шундый кечкенә генә киңәшләр сезгә! Үземнең бала белән ялга барганым юк әлегә. Шуңа күрә күргән-ишеткәннәрем турында гына яздым. Ял итәргә барып кайта алсам, сәяхәтебез турында тәфсилләбрәк сөйләрмен, Алла бирса...

Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев