Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кесарев кисеме һәм гадәти юл - баланы ничек табарга?

Бездә халык, бигрәк тә хатын-кызлар, бу теманы аеруча үз итә. “Бала бары тик гадәти юл белән генә дөньяга килергә тиеш”, дип санаучылар белән беррәттән “бала табу – катлаулы процесс, бу эшне табибларг...

Бездә халык, бигрәк тә хатын-кызлар, бу теманы аеруча үз итә. “Бала бары тик гадәти юл белән генә дөньяга килергә тиеш”, дип санаучылар белән беррәттән “бала табу – катлаулы процесс, бу эшне табибларга тапшыруың мең өлеш артык”, дип уйлаучылар да еш очрый. Һәркем үзен дөрес дип саный...
Шәхсән мин бу турыда фикер алышуны гомумән дә кирәк санамыйм. Әлеге мәсьәләгә карашым да шактый гадәти. Минемчә, әлбәттә, баланы гадәти юл белән табарга омтылырга кирәк. Әгәр дә инде табиб рөхсәте юк икән, баланы үзем таба алмадым дип борчылып утыру шулай ук дөрес түгел. Кесарев кисемен юкка гына уйлап тапмаганнар бит инде...
Мине башка мәсьәлә борчый. Соңгы вакытта психологлар арасында “гадәти юл белән бала табу” дигән сүзне артык күпертергә тырышучылар очрый. Бу турыда язарга яратучы блогерлар да шактый. Тулгак вакыты бер генә түгел, ике-өч көнгә кадәр (!) сузылырга мөмкин һәм табибларның бу процесска катышырга хакы юк. Эпидураль анастезия, тулгакны көчәйтә торган дарулар турында исә әйтеп тә торасы түгел... аларны куллану катгый тыела! Бәби тугач, аның кендек бавын да шундук кисеп алырга ярамый икән, бераз көтәргә кирәк. Яңа туган баланы юу процессын да кичектерү мөһим, имеш... Аларның киңәшләрен тыңласаң, чәчләрең үрә тора! Медицинаның бала тудыруга багышланган “битләре” гомумән дә кирәк түгел дигән фикер кала.

Мин психолог түгел, бәлки аларның сүзләрендә дөреслек тә бардыр, белмим! Шулай да, булачак әниләрнең баш миләрен мондый фикерләр белән тутыру дөрес түгел дип саныйм. Аларда табиб, акушерларга карата ышаныч юкка чыгарга мөмкин бит. Ә бу – бик куркыныч. Алла сакласын, бала табу процессында төрле хәлләр булырга мөмкин. Ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясауның да кирәк булуы ихтимал. Андый очракларда бала тудыру йортына “гадәти юл белән бала табам” дип килгән әниләрнең нинди уй-хисләр белән яначагы аңлашыла...
Аннары, соңгы вакытта җәмгыятьтә баласын кесарев кисеме ярдәмендә алып кайткан әниләргә карата начар фикер формалаша башлады кебек. Андыйларга “син тулгакның нәрсә икәнен дә белмисең бит”, “бала табып караганың юк бит синең” кебегрәк җөмләләрне шактый еш ишетергә туры килә. Теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә баласын үзе алып кайта алмаган хатыннарның ярасына тозны әнә шулай сибәләр...
Ярар ла, әлеге хатын-кызларның барысы да аек акыллы булса... Ә бит араларында үзләрен гаепле итеп сизеп йөрүчеләр дә бихисап. Баласын үзе тапмаган, имеш...
Шәхсән мин бала тудыру йортында шуны аңладым: нәниләрен кесарев кисеме белән алып кайтучыларга мең өлеш авыррак! Тулгак ул тиз онытыла. Ким дигәндә 12 сәгатьтән соң син берни дә булмагандай баскан өстенә басып йөрисең... Ә менә операция кичергән хатыннарга исә Алла ярдәм бирсен! Беренче көнне аларга караваттан торуы гына түгел, ә атлавы да авыр! Ә антибиотик кадатучыларга исә балаларын имезергә дә ярамый, хәтта! Палатадагы башка әниләр балалары белән мәш килгәндә, аларга сабыйларын алып та кермиләр...
Әлбәттә, бу мәсьәләнең башка ягы да юк түгел. Баланы гадәти юл белән табарга куркып, махсус рәвештә кесарев кисемен сайлаучылар да бихисап. Гадәти юл белән бала тапсаң, нәниләрнең травма алу куркынычы зуррак, янәсе... Тик бу алай түгел. Кесарев кисеме вакытында баланың төрле травма алу куркынычы шулай ук зур. Өстәвенә, булачак әни бала табу процессын гомумән дә контрольдә тота алмаячак дигән сүз. “Операция” сүзе генә дә ни тора! Үзең теләп кесарев кисеме ясату өчен чын мәгънәсендә батыр йөрәкле булу кирәктер...

Шуңа күрә, минемчә, бала табу процессын аек акыл белән ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк! Кеше сүзен тыңлау, белгеч сүзләренә колак салу мөһим, әлбәттә. Шулай да, соңыннан ул сүзләрне җиде кат уйлап, бер кат кисүең мең өлеш артык...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев