Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кибетләрдә ташламалар – балага арзан кием кайдан җыярга?

Уф, кием-салым хәзер бигрәк кыйммәт. Ярар әле зурларныкы булса... Бала-чага киемнәренә бәянең өлкәннәрнекеннән бер дә калышмавы шаккаттыра. Гаиләдә берничә бала булганда, бөтен хезмәт хакы кием-салымг...

Уф, кием-салым хәзер бигрәк кыйммәт. Ярар әле зурларныкы булса... Бала-чага киемнәренә бәянең өлкәннәрнекеннән бер дә калышмавы шаккаттыра. Гаиләдә берничә бала булганда, бөтен хезмәт хакы кием-салымга кереп бетә торгандыр ул, ә...

Бәбигә узганчыга кадәр мине бала-чага киемнәре, әлбәттә инде, кызыксындырмады. Әлеге кибетләргә кергәнем дә, сәгатьләр буе әйбер җыеп йөргәнем дә булмады. Аның каравы, хәзер бала кибетләреннән кайтып та кермим. Бөтен көнем шунда үтә кебек тоела кайчак. Әле бер әйбер, әле икенче әйбер кирәк.
Мәсәлән, көз көне без яңа туган балага кышкы комбинезон эзләдек. Кайда гына булмадык та, нинди генә кибетләрне актармадык. Уртача бәя, беләсезме, күпме? 5 мең сум!!! (!) Ике айдан бәләкәйләнәчәк шушы кышкы костюм 5 мең сум торсын әле. Чит илдә эшләнгән, җылыны яхшы саклый торган комбинезон аласың килсә, гомумән дә, 7-8 мең сум акчаңны әзерләп кую кирәк.
Аяк киеме... Аяк киеменә бәя шулай ук шаккаттыра. Яхшы кышкы аяк киеме 3-4 мең сум. Көзге боинкаларның уртача бәясе – 1-2 мең сум. Гади күн сандаликларны да 1,5 мең сумга сатып яталар. Акчаң гына чыдасын, җәмәгать...
Әлбәттә, балалар өчен кибетләр дә төрле була. Күпләр зур сәүдә үзәкләрендә урнашкан кибетләрдә товар кыйммәт дип, аларны урап узарга тырыша. Балага киемне базар ише урыннардан сайлыйлар - анда арзанрак, янәсе. Ә мин исә бу фикер белән килешмим. Нигәме? Хәзер аңлатам...

Дөресен әйтим, балага кием сайлау минем иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Шуңа күрә бу теманы шактый тәфсилләп өйрәндем. Кыйммәтле кибетләрдә дә йөрдем. Яңа Тура ише берничә базарда да булырга туры килде. Ничек кенә булмасын, шуны төгәл әйтә алам: балага сыйфатлы кием-салым аласыгыз килсә, кайсы кибет яки базарда гына йөрсәгез дә, акчаны бераз күбрәк чыгарырга туры киләчәк. Ягъни, кыйммәтрәк булган саен - сыйфатлырак! Юууук, әлбәттә, биредә сүз 1-2 мең сумлык аерма турында бармый. Очсыз һәм кыйммәт кием-салым арасындагы аерма күп дигәндә 300 сум.
Гомумән, мин үзем дә балага кыйммәтле кием-салым җыю яклы түгел. (Миңа калса, акчасын санамаучы бай гаиләләр генә шулай итә). Шуңа күрә арзан, тик сыйфатлы әйберләр сатып алырга тырышам. Андый кием-салымны исә ташламалар вакытында җыеп куйсаң яхшы.
Билгеле булганча, елга ике тапкыр кибетләрдә ташламалар чоры булып ала. Менә шул чакта сез хатын-кыз бүлекләренә түгел, ә бала кием-салымы янына ашыгыгыз. Күрерсез, яхшы гына бәягә шактый гына матур, ә иң мөһиме, кирәк әйберләр табылачак. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә кибетләрнең берсеннән бер кочак әйбер төяп кайттым: футболкалар – 100, калынча матур ыштаннар - 400-500, юка леггинсылар – 300 сум. Свитер һәм джемперларны шулай ук 400-600 сумга табарга мөмкин. Кайсыбер кибетләрдә исә яхшы кышкы комбинезоннарны да ташламалар белән элеп куйганнар. 6 меңлек костюмны 3000 сумга сатып алу мөмкинлеге бар. Күрәсезме, нинди экономия!

Бердәнбер киңәш: ташламалар чорында кибеткә баруны алдан планлаштырып куйсаң яхшы. Баланы калдырып торыр кеше тапсагыз, тагын да әйбәтрәк булачак. Ник дигәндә, анда төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Мәсәлән, кичә генә ике хатынның бер ыштан өчен тарткалашканнарын карап кайттым. Өстәвенә, кеше өстендә кеше – ярты сәгать кассага чиратта торырга туры килде. Кием-салымны бушка өләшләр диярсең.
Тагын бер киңәш биримме соң? Әгәр сезнең кибетләрдә йөрергә вакытыгыз булмаса, сыйфатлы кием-салымны социаль челтәрләрдәге махсус сатып алулар аша да җыярга мөмкин. Биредә безнең кибетләрдәге төсле үк кием-салымны Америка һәм Европадан кайтаралар. Иң кызыгы, алар күпкә юньрәк бәядән чыга! Хәер, бу турыда аерым бер язма әзерләрмен әле. Шуңа күрә озаклап язып тормыйм. Сез дә ташламалар беткәнче, тизрәк кибетләргә ашыгыгыз.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев