Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала ризыгының кайсы яхшырак – кибетнекеме, үзең пешергәнме?

Баланы ашарга өйрәтү – корычтай нык нервылар сорый торган катлаулы хезмәт икән! Юк-юк, монда гаеп балада түгел... Төп авырлыкны әлеге дә баягы өлкәннәр, әни-әбиләр катнашындагы аңлашылмаучанлыклар туд...

Баланы ашарга өйрәтү – корычтай нык нервылар сорый торган катлаулы хезмәт икән! Юк-юк, монда гаеп балада түгел... Төп авырлыкны әлеге дә баягы өлкәннәр, әни-әбиләр катнашындагы аңлашылмаучанлыклар тудыра.

Өлкән буын вәкилләренең бала тәрбияләргә “булышулары” турында язган идем инде. Ул язма аша сез күп кенә әби-апа-әниләрнең бәбине дүрт айдан ук ашата башларга киңәш бирүләре турында беләсез. Бактың исә, яшь әни өчен төп авырлык балага дүрт түгел, ә алты ай булгач башлана икән. Нәкъ менә шушы яшьтә ул беренче тапкыр ризыктан авыз итеп карый. Һәм дә нәкъ менә шушы чорда әни-әбиләр баланы ашатуны үз контроленә алырга тырыша башлый...
Кибеттә хәзер нинди генә бала ризыгы юк. Яшелчә, җиләк-җимештән башлап, сыер, тана, күркә итенә кадәр тәкъдим итәләр. Ботка, эремчек, махсус печеньеларны да балалар өчен махсус әзерлиләр. Педиатрлар яшь әниләргә баланы нәкъ менә шушы ризыклар белән туендырырга киңәш итә. Ә әни-әбиләр исә, киресенчә, үзең пешергән ризыктан да файдалырагы юк дип уйлый.
Барысы турында да җентекләп сөйлим әле. Балага 6 ай тулгач, мин аны яшелчә пюрелары белән сыйлый башладым. Кабачки, брокколи һәм төсле кәбестә... Әлбәттә, педиатр киңәше буенча кибеттә сатыла торган махсус банкаларга өстенлек бирдем.

7 айда исә карабодай боткасы ашый башладык. Анысын да кибетнекен, аллергиягә каршы махсус эшләнгәнен алдым. Бу хәлгә әнинең бик каты эче пошты. “Нинди ялкау кеше соң син! Балага кибет ризыгы ашатып, ашказанын бетерәсең. Ул банкаларга ниләр генә салмыйлардыр инде. Мескен сабый”, - дип, телефоннан колак итемне ашады.
Күптән түгел кунакка кайткач исә, әни сабыйга дип әзерләп куйган кибет яшелчәсен ашап та караган әле. “Кабып карадым һәм... косты-ым!!! Аннары утырып, оныгымны жәлләп еладым. Ни йөрәгең белән аның авызына бу тәмсез әйберне тутырасың”, - дип, тагын буран купты...
Итне исә 8 айда ашый башладык. Шәхсән мин ит ризыкларын үзем пешереп, шулпа белән бутап, пюре ясап бирермен дип хыялланган идем. Тик педиатр шулай ук бу хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Бактың исә, 1 яшькә кадәр балага шулпа эчертергә ярамый икән. Итне дә 1 яшьтән соң гына бирү урынлы булачак, ди.
Бераз соңрак бу сорауны мин үзебезнең бушлай поликлиникадагы педиатрга да биреп карадым. Әлеге табибның 70 кә җитеп килүче әби икәнлеген исәпкә алсак, нәрсә дип җавап бирәчәген чамалаган идем инде. Чыннан да дөрес уйлаганмын булып чыкты. “Рәхәтләнеп ашат үзең пешергән итне. Шулпаны да күп итеп эчсен”, -дип озатып калды. Табибларның кайсысына ышанырга белмәссең! Әллә әни сүзен тыңларгамы..?

Әлбәттә, беренче карашка әни сүзләрендә дөреслек бар кебек. Үзең пешергән ризык тәмлерәк тә, файдалырак та кебек тоела. Тик менә табиблар ни өчендер андый фикердә түгел. Белгечләр сүзләренә караганда, балага үз бакчаңда үскән, яхшы итеп пешерелгән яшелчәләрне генә бирергә ярый. Ә менә кибет яшелчәләре янына килү куркыныч. Аларның нинди шартларда һәм нинди агулар кулланып үстерелгәнен кем белсен. Ә бала ризыкларын әзерләгәндә, кагыйдәләр катгый, янәсе.
Ботка белән дә шул ук хәл. Кибеттә сатыла торганнарына витаминнар да кушыла. Әле алай гына да түгел, араларыннан гемоглобинны күтәрә, кальций күләмен арттыра торганнарын да сайлап алырга мөмкин...
Ничек кенә булмасын, балага нәрсә һәм ничек ашатырга – барысын да әни кеше үзе хәл итә. Без исә әкрен-әкрен генә ашарга өйрәнеп киләбез. Әни белән төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен баланы ашату темасына бүтән бәхәсләшмәскә сөйләштек. Тынычлык күпмегә барыр тагын...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев